Торак арендасы ипотека алуга караганда отышлыракка әйләнгән

Күчемсез милекне арендага алу һәм сату турында белдерүләр сайты белгечләре узган елга анализ ясап, кызык кына нәтиҗәләргә килгән.

Илдә торакны арендага алып тору ипотека алуга караганда отышлырак булып чыккан. Белгечләр исәпләп чыгарганча, 2021 елда Россиядә айлык аренда түләве кредит буенча айлык түләүнең 67 процентын тәшкил иткән. Алдагы еллар белән чагыштырганда, аренда белән ипотека бәяләре арасында бик зур аерма барлыкка килгән.

Казан, Уфа һәм Мәскәү кебек шәһәрләрдә бигрәк тә нык сизелгән бу. Әлеге калаларда торакны арендага алу бәясе кредит буенча айлык түләүдән 2 тапкыр диярлек кыйммәтрәк. Ә менә Ростов-Дон, Чиләбе, Волгоград ише шәһәрләрдә моның киресе күзәтелә икән.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россиядә ипотека ставкасы 2014-2015 еллардагы күрсәткечкә якынлашып, 13,2 процентка җиткән. Казанда ипотека буенча иң зур ставка 10,5 процент тәшкил итә. Ләкин белгечләр тиздән аның артуын көтә.


Фикер өстәү