Хосусый клиникаларга 65 яшьтән өлкәнрәкләрне озак вакыт карау өчен дәүләт акчасы бирелә

Ил хөкүмәте 65 яшьтән өлкәнрәкләрне озак вакыт карау өчен хосусый медицина оешмаларына 351 миллион сум бирәчәк. Андый клиникаларны өлкәннәргә булышуга җәлеп итү буенча пилот проекты 2020 елда башланды. Анда 15 төбәк, шул исәптән Татарстан катнаша. Республика бу максатка 8,4 миллион сум алачак. Федераль ярдәм илдә 3,7 миллион ялгыз  әби-бабайны карау мөмкинлеге бирәчәк.

Әлеге тәҗрибәдә катнашучы төбәкләрдә шәхси клиникалар өлкәннәр беркетелгән сырхауханә белән берлектә эшләп, аларга участок табибы билгеләгән ярдәмне күрсәтә. Мәсәлән, аларның белгечләре өйгә килеп, өлкәннәргә даими медицина тикшерүләре уздырырга, анализлар алырга мөмкин. Проектта катнашу өчен оешмалар конкурс нигезендә сайлап алына. Конкурс нәтиҗәләре буенча аларга грантлар бирелә.


Фикер өстәү