Татарстанда электрон «больничный» бирү буенча эш җайланган

Ел башыннан Татарстанда 120 мең чамасы электрон «больничный» бирелгән инде.

Социаль  иминиятләштерү фондының төбәк бүлеге белгече Аида Волкова әйтүенчә, 1 гыйнвардан вакытлыча эшкә яраксызлык буенча электрон документка тулысынча, бернинди кыенлыкларсыз күчелгән.

Узган ел да әлеге медицина документының  0,5 проценты гына кәгазьдә рәсмиләштерелгән. Гомумән алганда, 2021 елда барлыгы 1,4 миллионнан артыграк электрон «больничный» бирелгән. Волкова әйтүенчә, кешеләр өчен дә, медицина оешмалары өчен дә уңайлы бу.


Фикер өстәү