Путин Макронга АКШ һәм НАТО җавабының Россия мәнфәгатьләрен исәпкә алмавын белдергән

Бүген Владимир Путин Франция Президенты Эммануэль Макрон белән телефон аша элемтәгә кергән. Россиягә юридик яктан теркәлгән озак сроклы иминлек гарантияләре бирү турындагы мәсьәлә сөйләшүнең төп темасына әйләнгән.

Путин билгеләп үткәнчә, Россия ягы иминлек гарантияләре турында килешү проектларына 26 гыйнварда АКШ һәм НАТОдан алынган язмача җавапларны игътибар белән өйрәнәчәк, шуннан соң үзенең алга таба гамәлләрен билгеләячәк. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул ук вакытта Владимир Путин Америка һәм НАТО җавапларында НАТОны киңәйтүгә юл куймау, Россия чикләре тирәсендә һөҗүм итү системаларын урнаштырудан баш тарту, шулай ук НАТОның Европадагы көчләрен 1997 елгы дәрәҗәгә кире кайтару кебек Россиянең иң төп таләпләре исәпкә алынмаганлыгын әйткән.

Моннан тыш Россия Президенты җавапларда ОБСЕ һәм Россия – НАТО арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы төп документларда күздә тотылган мәсьәлә – үз иминлегеңне башка илләр иминлеге хисабына ныгытуга юл куймау мәсьәләсенең дә инкарь ителгәнлеген искәрткән.


Фикер өстәү