Телефоннан күренәдер безнең авыл… «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Ниһаять, очраштылар. Узган елның 10 сентябрендә һәм быел 15 гыйнварда «Блогер.Татар»ның икенче һәм өченче бәйгеләренең нәтиҗәләре игълан ителгән иде. Узган атнада Казанда җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Икенче «Блогер.Татар» бәйгесе татар авыллары тормышына багышланган булса, өченчесе гаилә темасы белән бәйле иде. Авыл белән бәйле бәйгегә 100дән артык автордан 200гә якын эш килгән. Өченчесендә исә – 150гә якын катнашучыдан 320 эш. Араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Бәйгедә катнашучыларның географиясе дә киң: Казан, Татарстан районнары, Башкортстан, Чечня, Чиләбе, Иркутск һ.б. төбәкләр, хәтта чит илләр дә бар.

Жюри әгъзалары бәйгегә җибәрелгән постларга гына түгел, ә катнашучыларның аккаунтларына да игътибар биргән. Эчтәлекнең кызыклы, үзенчәлекле булуы, иҗади якын килү, татар теленең камиллеге, фото һәм видеоның сыйфаты, даимилек, аудиториянең активлыгы да исәпкә алынган.
Татарстан Президенты каршындагы Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов исеменнән җиңүчеләрне Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сәламләде.

– Татар телле блогерлар күп булуы бик сөендерә. Гомумән, интернетта татар теле күп булырга тиеш. Сез бик зур эш алып барасыз. Язылучыларыгыз, караучыларыгыз артып торсын. Бик зур рәхмәт сезгә! – диде ул.

Авыл темасына багышланган «Блогер.Татар» бәйгесендә «Иң яхшы авыл аккаунты» һәм «Авыл турында иң яхшы пост» номинацияләрендә 5әр җиңүчене бүләкләделәр. Гаилә темасына багышланган «Блогер.Татар» бәйгесендә блогерлар һәм медиашәхесләр, шәхси аккаунтлар арасыннан шулай ук 5әр җиңүче билгеләнде. Аларның барысына да 20000әр сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.

– Бу минем зур хыялым иде. Оештыручыларга, жюри әгъзаларына һәм, һичшиксез, гаиләмә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу бәйгедә катнашам дип уйламаган идем. Кызымның дөньяга килүе үзенә күрә бер этәргеч булды. Үзеннән-үзе кызым, гаиләм турында «Инстаграм»да постлар язып урнаштыра башладым. Бәлки, бу алга таба да әлеге эшне дәвам итүдә зур бер адым булыр, – диде өченче «Татар.Блогер» бәйгесендә җиңгән Айваз Садыйров.

Журналист Эльмира Сираҗи исә бәйгедә катнашу өчен икенче ел гариза җибәргән.
– Узган ел катнашкан идем, җиңеп булмады. Быел бәхет елмайды. Язылучы саннары, лайклары күп булмаган яшь блогерлар өчен әйбәт мөмкинлек бу. Иң мөһиме – татарча кызыклы контент, – диде ул.

Бу юлы үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр арасында Төркиядән Алсу Нургатина һәм Бишкек каласыннан Нурия Шәрәфетдинова да бар иде. Нурия ханым ерак Кыргызстаннан бәйрәм тантанасында катнашучыларга видеосәламен яздырып җибәргән.

Әбисенә «Нәнәй» аккаунтын алып барырга ярдәм итүче Альбина Исмаева 20 мең сум акчаны әбисенә алып кайтып, кулына тоттырган. 86 яшьлек Фәния әби оештыручыларга күз яшьләре аша рәхмәт әйтә. Түбән Камада яшәп ятучы Ак әбине бүген 8 мең кеше укый. «Блогер.Татар» бәйгесендә җиңгәннән соң укучылары саны тагын да арткан.

Бәйгене Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра.

Икенче «Блогер.Татар» республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе җиңүчеләре

«Иң яхшы авыл аккаунты»

* Рамил Мөхетдинов – Наласа авылы (Арча районы) https://www.instagram.com/awilimnalasa

* Рузалия Тимербаева – Алан авылы (Балтач районы) https://www.instagram.com/alan_avily

* Руфия Мөхетдинова – Урысбага авылы (Яшел Үзән районы) https://www.instagram.com/uraspugi

*Гөләндәм Хәлиуллина – Илексаз авылы (Сарман районы) https://vk.com/ileksaz

*Лилия Гарифуллина – Көшкәтбаш авылы (Балтач районы) https://vk.com/club120784497

 «Авыл турында иң яхшы пост» 

*Әлмирә Ибраһимова Бәби авылы (Кама Тамагы районы) https://www.instagram.com/p/COtOVN_q1SC/

*Айгөл Гатауллина Зур Кукмара авылы (Кукмара районы) https://www.instagram.com/p/CTMWum5F80_/

*Айгөл Бикмөхәммәтова – Түбән Уратма авылы (Түбән Кама районы) https://www.instagram.com/p/CTNy9Hcj6yI/

*Ландыш Гарифуллина – Яңа Салавыч авылы (Балтач районы) https://www.instagram.com/p/CTPj1vGtMr-/

* Инсаф Низамиев – Югары Шепкә авылы (Зәй районы) https://www.instagram.com/p/CTPzotNjFeX/

 

Өченче “Блогер.Татар” республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе җиңүчеләре

Блогерлар һәм медиашәхесләр:

Айгөл Тимер https://www.instagram.com/p/CRbp0YZtdl2/

Айваз Садыйров https://www.instagram.com/p/CMzNzn7hb6R/

Эльмира Сираҗи https://www.instagram.com/p/CW1SO_TNSeE/

Алсу Нургатина https://vk.com/seker_annem?w=wall-174822553_89

Гөлүсә Батталова https://www.instagram.com/p/B_kSaz6JCVL/

Шәхси аккаунтлар:  

Эльмира Гарипова https://www.instagram.com/p/CWnv8lwN2Ae/

Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов https://www.instagram.com/p/CTZZgQSnAWv/

Нурия Шәрәфетдинова (Кыргызстан, Бишкек) https://www.instagram.com/p/CX_E97Rh6JP/

Нурия Сираҗиева https://www.youtube.com/watch?v=6K6C-lpoMo0

Фәния Зиннәтшина https://www.instagram.com/p/CXyykoEoIw-/

Фото: tatar-inform.tatar

 


Фикер өстәү