Татарстанда бер тәүлектә ковид йоктырган пациентлар саны буенча янә антирекорд куелды

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар саны буенча янә антирекорд (698) куелды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«18 яшькә кадәрге балалар – 136 кеше. 83 кеше хастаханәгә озатылган, 615 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 386, Чаллыда – 135, Түбән Кама районында – 57, Яшел Үзән районында 34 очрак теркәлгән. Коронавирус очраклары барлыгы 27 муниципалитетта ачыкланган.

Шул рәвешле, 2022 елның 31 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, 48 865 кешедә «коронавирус инфекциясе» диагнозы расланган, 39 128 пациент (шуларның 137се – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 393 179 кеше (шуларның 3237се – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 885 652 кеше икенче дозаны да алган. 189 402 кеше ревакцинация узган.


Фикер өстәү