Татарстанда быел 7 лагерь төзекләндереләчәк

Быел Баулы, Әтнә, Апас, Саба, Яңа Чишмә районнарында балалар өчен лагерьләр төзекләндереләчәк. Моннан тыш Казандагы ике лагерьдә ремонт төгәлләнәчәк. Бу хакта
Татарстанның яшьләр эшләре министры
Тимур Сөләйманов еллык коллегия утырышында хәбәр итте.

— Лагерьдә ял итү гаять зур нәтиҗә бирә. Бу — сәламәтләнү дә, үсеш тә, социальләшү дә. Заманча, сыйфатлы лагерьдә 2-3 атна уздыру үсмернең киләчәгенә йогынты ясый ала, — диде министр.

Искәртеп үтик: былтыр республика лагерьләрендә 200 меңләп бала ял иткән.


Фикер өстәү