Фондның – эше, өлкәннәрнең пенсиясе арта

2022 елда Татарстанда уртача пенсия күләме 17,8 мең сум булачак. Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрне инфляциядән югарырак итеп – 8,6 процентка индексацияләргә тәкъдим итте. 1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ), апрель башыннан социаль пенсияләр дә арта. Август аенда 2021 елда эшләгән һәм алар өчен иминият кертемнәре түләнгән пенсионерларның пенсия күләме үзгәрә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин еллык киңәйтелгән утырышта сөйләде.

– 2020 елдан Пенсия фонды берничә төр хезмәт күрсәтүне гадиләштерде. Пенсия һәм пособиеләр читтән торып кына рәсмиләштерелә башлады. Моңа кадәр билгеләнгән түләүләр автомат рәвештә озайтылды. 2022 елда бу эш  дәвам итәчәк, – диде ул.

Быелдан, пенсия түләүнең яңа кагыйдәләре буенча, банкрот дип танылган пенсионерлар кредит түләүдән азат ителәчәк. Шулай ук пенсия алуны гариза язып, мөрәҗәгать итмичә генә рәсмиләштерү исемлеге дә киңәйтелгән. 2022 елда инвалидлык буенча пенсияләр һәм федераль социаль өстәмә түләүләр Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә, тиешле статусны ачыклау факты буенча билгеләнәчәк.

Эдуард Вафин тагын бер яңалыкка тукталды. Эшләмәүче кешеләрне эшкә урнаштыру мөмкинлеге булмаса, мәшгульлек үзәге тәкъдиме буенча, андыйларга вакытыннан алда пенсия билгеләргә мөмкин.
– Туендыручысын югалтканга иминият пенсиясе алучы 80 яше тулган кешеләргә пенсиянең иң отышлы варианты автомат рәвештә сайлана. Кайсы файдалы – шунысын билгелиләр. Кемгәдер ул картлык буенча иминият өлеше, кем өчендер туендыручысын югалтканга бирелә торган өстәмә түләү булачак. Моннан тыш, «авыл өстәмәсе» буенча пенсия алучылар саладан башка җиргә күченгән очракта да бу акчаны алачак, – диде Эдуард Вафин.

Пенсия фонды эшчәнлегенә бәйле тагын үзгәреш бар. 2022 елда фонд аша күп кенә түләүләрне билгели башлыйлар. Быелдан балаларга пособиеләр, радиациядән зарар күрүчеләргә мәҗбүри түләүләр, репрессия корбаннарына, хәрби хезмәткәрләрнең балалы хатыннарына пособиеләр, инвалидларга ОСАГО буенча компенсация бирүне Пенсия фонды башкарачак. Мондый ярдәмне республикада 21 меңнән артык кеше алачак. Түләүләр өчен 141,5 миллион сум тотылачак. Әлеге түләүләр «бер тәрәзә» принцибы буенча башкарыла һәм бөтен илдә бердәм кагыйдәләр буенча билгеләнә. Болай эшләү хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга, ә халыкка документлар җыймыйча гына пособие алырга мөмкинлек бирәчәк.
Эдуард Вафин пенсиягә чыгасы гражданнар белән алдан эшләү хакында да, инвалидлыкка бәйле түләүләрне билгеләүгә дә тукталды. Бу эштә медицина мәгълүмат-аналитика үзәге белән бергәләшеп эшлиләр. Әйтик, инвалидлыкны юллап йөргәндә үк, Пенсия фондына хәбәр килә. Шуңа нигезләнеп, бу кеше гариза да язмыйча, аңа пенсия билгеләнә.

Эдуард Вафин «Ана капиталы» программасы хакында да сөйләде.
–  Әлеге программа эшли башлаганнан бирле, гаиләләр өчен 111 миллиард сум акча җибәрелде. 2021 елда республикада 355 мең гаилә ана капиталы алды. Татарстан Пенсия фонды бу акчадан файдаланырга рөхсәт сорап язылган 30 меңнән артык гаризаны канәгатьләндерде. Аларның гомуми суммасы 12,5 миллиард сум тәшкил итте. Гаризаларның 72 проценты торак шартларын яхшыртуга туры килә, – диде ул. – Бу акчадан айлык түләү алучы гаиләләр саны арта. 2020 ел белән чагыштырганда акча сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 30 процентка арткан. Узган ел 4335 гаилә 200 миллион сум акча алды. 1 февральдән ана капиталын индексацияләү инфляция буенча үткәреләчәк. Беренче бала туган очракта гаилә 524527,9 сум алачак. Икенче бала туса, капитал күләме 168616,2 сумга арттырыла.

Утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева районнарда пенсия яшендәгеләрне яңадан укыту проблемасына тукталды. Әгәр укыту оештырылмаган районнар бар икән, бу эшне тиз арада башкарырга кирәк, диде ул. Премьер-министр урынбасары ана капиталына торак алгандагы күңелсез хәлләр турында да искә төшерде.

– Кеше йорт сатып ала икән, торак яшәргә яраклы, сыйфатлы булырга тиеш. Кайчак бу эштә каршылыклар булса, без аны кабул итмибез. Ә бит чынлыкта, акчасын түләгәч, яхшы торак булырга тиеш, – диде ул.

Ләйлә Фазлыева, узган ел пандемия шартларында халык белән эшләгән өчен Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтен дә белдерде.

– Ни дисәк тә, җанлы сөйләшүгә җитми инде. Кеше кая гына ярдәм сорап килмәсен: Пенсия фондынамы, башка җиргәме – ул аннан күтәренке кәефтә китәргә тиеш. Быелгы Цифрлаштыру елы күп кенә эшләрдә җиңеллек, оперативлык китерәчәк, – диде ул. – Узып киткән ел җиңел булмады. Өлкәннәргә ярдәм йөзеннән «Без бергә!» волонтерлар хәрәкәтен оештырдык. Дөрес, кимчелекләр дә бардыр, әмма безгә пандемия шартларында бу эшне дәвам иттерергә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү