Чаллыда газ шартлаган йортта яшәгән гаилә 15 миллион сумлык сертификат откан

Конкурс шартлары буенча акча торак сатып алуга тотылырга тиеш.

Чаллыда газ шартлаган 48/20нче йортта яшәгән гаилә 15 миллион сумлык сертификат откан. Алар ваклап сату челтәре кибете оештырган конкурста катнашкан. Гаиләнең якыннары бу хакта социаль челтәргә мәгълүмат урнаштырган.

Конкурс шартлары буенча, кибетнең мобиль кушымтасын телефонга урнаштырырга яки WhatsApp номеры аша 500 сумнан артыграк суммадагы чекларны теркәп барырга кирәк булган. Төп бүләккә бары тик бер кеше генә дәгъва кыла алган, ә отыш фәкать торак сатып алуга тотылырга тиеш булган.

KazanFirst язганча, конкурста җиңгән ханым балигъ булмаган өч оныгын тәрбияләп үстерә. Шартлаудан соң коммуналь хезмәткәрләр гаиләнең торагыннан 10 КамАЗ чүп чыгарган. Әмма волонтерлар, яраклы мебельне дә чүпкә санап ыргытканнар, дип белдереп, яңа мебель сатып алу өчен акча җыю турында белдергән. Ләкин ханым социаль челтәрдә бу белдерүне күреп шок хәлендә калган һәм ярдәмнән баш тарткан.


Фикер өстәү