Казанда көндәшләре хезмәткәрләрен эшкә алырга әзер торучы компанияләр арткан

Казанда көндәш компаниясенең элекке хезмәткәрләрен бернинди чикләүләрсез эшкә алырга әзер булган предприятиеләр көннән-көн күбәя. Бу хакта SuperJob.ru эш эзләү сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңарчы үзенә көндәш оешмада эшләгән кешеләрне бигрәк тә төзелеш тармагында һәм финанс компанияләрендә көтәләр икән. Хәбәрдән күренгәнчә, көндәшләре хезмәткәрләренең башка урыннан эш эзләү-эзләмәвен күзәтеп тору – шактый ук киң таралган күренеш. Казандагы компанияләрнең 37 процентына хас әйбер бу. Бизнеста үзләренең көндәшләре вакансияләрен күзәтүчеләр өлеше – 36 процент.
Шул ук вакытта зур компанияләр көндәшләре хезмәткәрләренең эштән китү ниятләрен һәм алардагы вакансияләрне ешрак күзәтә.

Инде әйткәнебезчә, аеруча төзелеш предприятиеләре һәм банклар элек көндәшләрендә эшләгән кешеләрне теләп кабул итә. Шул ук вакытта Казанда эш бирүчеләрнең 18 проценты көндәш фирмаларының элекке хезмәткәрләрен бик сирәк очракларда гына ала. Мондый саклык аеруча IT-компанияләргә һәм җитештерү предприятиеләренә хас.

Эш бирүчеләрнең нибары 3 проценты гына моңа кадәр көндәшләрендә эшләүчеләрне үзләрендә күрергә теләми. Бигрәк тә хезмәтләр күрсәтү һәм IT өлкәләрдә шулай.


Фикер өстәү