Татарстанда «ялган» пенсионерлар 7 миллионнан артык акча үзләштергән

2012 елның декабреннән 2020 елның апреленә кадәр Татарстанда яшәүче кешеләр төркеме арадашчы аша Пенсия фондының төбәк идарәсенә инвалид пенсионерлар турында ялган мәгълүмат биргән.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, алар инвалидлык буенча пенсия һәм  айлык түләүләр алган. Шулай итеп, 7,2 миллион сум дәүләт акчасы үзләштерелгән.

Әлеге факт буенча  «Түләүләр алганда мошенниклык һәм арадашлык гамәлләре» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Арадашчыга билгеле гамәлләр тыелган, калганнары беркая да китмәү турында гариза язган. Ачыкланмаган аферистларга карата башка җинаять эше ачылачак.


Фикер өстәү