Казанда бер хатын-кыз 8 каттан кибет түбәсенә егылып төшеп үлгән

Фаҗига Казанның Фучик урамында булган.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Фучик урамындагы 88нче йорттагы кибет түбәсенә бер хатын-кыз егылып төшкән. Әлеге хәл кичә 21:46 да булган.

Соңрак хатын-кызның 8 каттан егылып төшүе ачыкланган. Коткаручылар баскыч ярдәмендә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә түбәгә менәргә булышканнар. Табиблар егылып төшүченең үлгән булуын ачыклаган. Коткаручылар кибет түбәсеннән һәлак булган 33 яшьлек хатынның мәетен төшереп, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар. Хәзер фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.


 


Фикер өстәү