Юл һәлакәте китереп чыгарган өчен “чәйнек”ләрне машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә җыеналар

Өч яки аннан күбрәк авария ясаган өчен “чәйнек”ләр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калырга мөмкин. Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисенең беренче урынбасары Владимир Петров юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарә башлыгы Михаил Черниковка шундый тәкъдим белән чыккан.

“Машина йөртү тәҗрибәсе аз булган затларга өстәмә кагыйдәләр кертү мөмкинлеген карауны сорыйм: таныклык алганнан соң кимендә өч авария китереп чыгарган кешене таныклыгыннан мәхрүм итүне, шул ук вакытта аңа соңыннан ЮХИДИ органнарында кабат имтихан тапшыру хокукы бирүне тәкъдим итәм”, – диелгән җәмәгать эшлеклесенең хатында. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Петров билгеләп үткәнчә, тәҗрибәсез йөртүчеләр юлларда зур хәтәр тудыра. Бик күпләр, имтихан тапшыруга, алдын-артын карамыйча “куа” башлый.

Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисенең беренче урынбасары фикеренчә, мондый яңалыкны кертү тәҗрибәсезләргә юлларда үзләрен тынычрак, җаваплырак итеп тотуга этәргеч бирәчәк.


Фикер өстәү