Нефтьнең бер барреле бәясе 2014 елдан соң беренче тапкыр 91 доллардан артып киткән

3 февраль көнне Мәскәү вакыты белән 21:55 сәгатьтә Brent маркалы нефтьнең бер барреле бәясе 2014 елның сентябреннән соң беренче тапкыр 91 доллардан артып киткән. Бу хакта “Российская газета” Лондонның ICE биржасы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Биржада сатуның иң кызган чагында – Мәскәү вакыты белән 21:59 сәгатьтә әлеге маркалы нефть хакы 91,09 доллар тәшкил иткән. Шул рәвешле нефть бер көн эчендә 1,7 процентка кыйммәтләнгән.
Шулай ук WTI маркалы нефть бәясе дә арткан. Аның да бер барреле 90,31долларга җиткән.


Фикер өстәү