Татарстанда тәүлек эчендә 996 коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус йоктыруның 996 очрагы теркәлгән », — дип хәбәр итте санитар ведомство вәкиле.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә коронавирустан 278 кеше сәламәтләнде, дип өстәде.