Чистай икмәк заводы бурычлары аркасында сатуга куелган

Чистай икмәк заводы бурычлары аркасында сатуга куелган. Бу игълан Россия аукцион йорты сайтында чыкты.

Предприятие ачык тәкъдим буенча сатыла. Башта аның бәясе 52,7 млн сум тәшкил иткән. Бүгенге көнгә бер генә гариза да булмау сәбәпле, бәя 43,3 млн сумга кадәр төшкән. Лотның иң түбән бәясе 38,5 млн сум тәшкил итә.

Сатыла торган участокның гомуми мәйданы 29,3 мең квадрат метр. Мәйданчык җитештерү-склад биналары һәм корылмалары комплексыннан тора, аларның гомуми мәйданы 12,6 мең квадрат метр.

Гаризалар 2022 елның 7 мартына кадәр кабул ителә.


Фикер өстәү