Күпләр аны вирусның билгесе дип уйлый.
Британиянең коронавирус йоктыручылар турында мәгълүматларны өйрәнүче галимнәре соңгы вакытларда – “омикрон” таралган бер мәлдә кешеләрнең ашказаны авыртуга күбрәк зарлана башлауларын белдергән.
Шул ук вакытта, галимнәр раславынча, ашказаны-эчәк системасының көйсезләнү билгеләре коронавирусның әлеге штаммы үзенчәлегенә бәйле түгел Аларның фикеренчә, кешеләрнең моны ковидка сылтавы чынбарлыкка туры килми. Белгечләр сүзләренә караганда, гадәттә кышын ашказаны авыртудан зарланучылар күбәя – бары шул гына.