Үзең күрмәгәнгә ышанма! (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Көннәрдән бер көнне бер ир кулына кош тоткан. Теге кош, аңа ялварулы караш ташлап: «Кулыңда килеш сиңа бер файдам да тимәс. Ә менә иреккә очырсаң, сиңа өч төпле киңәш бирермен!» – дигән. Кошчык беренче киңәшне – ирнең кулында, икенчесен – агач ботагына кунгач, өченчесен тау башында әйтергә вәгъдә биргән.

Ир кеше ул әйткәннәр белән ризалашкан. Кошчык, аның кулында килеш беренче киңәшен биргән:

– Дәлилләнмәгән, аек акылга каршы килгән бер генә нәрсәгә дә ышанма! – дигән ул.

Аннан кошчык агач ботагына очып кунган да: «Әй, адәм баласы, син шулкадәр бәхетсез! Мин ике зур бриллиант йоткан идем. Мине харап иткән булсаң, аларны үзеңә алыр идең», – дигән.

Ирнең моңа бик нык ачуы чыга. «Өченче киңәшеңне дә бир инде!» – дип ярсый ул. Кошчык исә:

– Бигрәк юләр син, адәм баласы. Беренче ике киңәшемә колак та салмаган килеш өченче киңәшне сорыйсың. Мин сиңа, аек акыл белән уйлап, дәлилләнмәгән, дөреслеккә туры килмәгән әйберләргә беркайчан да ышанмаска куштым. Ә син, ике дә уйламый, минем шаяртып әйткән сүземә ышандың. Минем кебек кечкенә генә кошчык эченә ничек ике бриллиант сыйсын инде?! – дигән дә очып киткән! Тормышта да аек акыллы булып, үзең күргән, үзең тәгаен белгән әйберләргә генә ышану мәслихәт шул.


Фикер өстәү