Казан мэры Илсур Метшин коронавирус белән авырган

Instagram дагы туры эфир вакытында сорауларга җавап биргәндә Казан мэры Илсур Метшин Covid-19 беән авырганын һәм әле узган атнада гына сәламәтләнүе турында сөйләде.

«Мин дә сезнең белән армиядә. Бу авыру миңа да кагылды, әле узган атнада гына сихәтләндем. Барысы да җиңел формада узды, әмма тест нәтиҗәсе уңай булды», – дип җавап бирде Метшин.

Шәһәр башлыгы сөйләгәнчә, аның температурасы 37,4 градус булган, ләкин ютәл дә, ис сизмәү дә  булмаган. “Спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Кан анализлары күрсәткәнчә, минем организм үзе тырышкан», – дип диде мэр.


Фикер өстәү