Коронавирус кичерүчеләрне алдый башлаганнар

Мошенниклар теләсә кайсы мөмкинлектән файда алып калырга тырыша. Хәзер алар коронавирустан файдаланып баерга керешкән. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәрчесенә Computer Reseller News порталы күзәтүчесе Александр Маляревский сөйләгән.

Аның искәртүенчә, мошенниклар кешеләрдән шәхси мәгълүматларын кулга төшерү өчен әллә ниләр уйлап таба. Иң элек алар хат-хәбәрләр белән бик оста эш итә.
Кырыгалдарлар инде хәзер пандемиягә бәйле түләүләр һәм ташламалар белән кызыктыра башлаган. Алар ялган хатлар җибәреп, кешеләрне үз “кармак”ларына эләктерүгә керешкән.
“Хат бүген барыбызны да кызыксындырган коронавируска бәйле баш асты белән башлана. Шуннан сылтама аша узарга, форма тутырырга, банк картасы реквизитларын калдырырга, дигән вариантлар китә. Аларның берсенә генә басу да кешенең банк картасында хәләл акчасыннан коры калдырырга мөмкин”, – дип аңлаткан Маляревский.
Аның әйтүенчә, әгәр “фәлән карарга нигезләнеп акча бирелә”, дип язылган икән, интернетта бу карарның номерын тикшерергә, һәрхәлдә, түләү документлары турында мәгълүматларны беркемгә дә бирмәскә кирәк.
Сүз уңаеннан, әле шушы көннәрдә генә Казанда бер әби телефон трубкасына елаучы мошенникка ышанып, ярты миллион сум акчасыннан коры калган.


Фикер өстәү