Татарстанда «Йолдызлык» фестивале башлана

Татарстанда әлеге хәрәкәт турында ишетмәгән кеше калмагандыр. Аеруча балалар арасында. Җырлата, биетә, сөйләтә һәм, гомумән, сәхнәне яратырга өйрәтә торган «Созвездие – Йолдызлык» фестивале турында  сүзебез. Быел ул XXII мәртәбә уздырыла.

Узган ел әлеге проектның гала-концертына барып, сөенеп кайттык. Фестиваль Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Яшь башкаручыларның ретро һәм халык җырларына игътибар итүе, кечкенә генә малай һәм кызларның  татар, рус, мари, удмурт халык көйләренә оста басуы сөендерде. Быел ниләр көтәргә соң? Бу турыда «Йолдызлык»ка багышланган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова сүзләренчә, «Созвездие – Йолдызлык» телевизион эстрада сәнгате фестивалендә катнашкан балалар кайда да югалып калмый.

– Әлеге проект үзенең географиясе, катнашучылары белән ел да сөендерә. Быел исә булачак йолдызларның саны аеруча күп. Районнарның актив эшләве сизелә. Хәзер бит шәһәр белән авыл арасында аерма калмады – кайда да мөмкинлекләр бар, шартлар яхшы, – диде ул. – Кайчандыр әлеге фестивальдә уңышларга ирешкән балаларның күбесе – бүген инде зур җитәкчеләр, сәнгать өлкәсендә танылган шәхесләр. Алар дөньядагы нинди генә сәхнәләрдә чыгыш ясасалар да, үз дәрәҗәләрен күрсәтә беләләр.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Динар Хафизов исә фестиваль бай тарихлы булуын искәртте.

– «Созвездие – Йолдызлык» – яшьләрнең сәләтләрен күреп алып, аларны үстерүдә гаять мөһим һәм нәтиҗәле эш башкаручы, бай тарихлы фестиваль. Аның әһәмияте турында бик озак сөйләргә була. Инде тиздән әлеге проект Татарстан районнары буенча үз эшен башлап җибәрәчәк, – диде ул.

Фестивальнең сайлап алу турлары Әлмәт (25–27 февраль), Чаллы (1–2 март), Түбән Кама (6–7 март), Әгерҗе (9–10 март), Чистай (13–14 март), Арча (17–19 март), Казан (15–17 март), Лаеш (22–23 март), Иске Чүпрәле (26–27 март) һәм Яшел Үзәндә (29–30 март) узачак. Катнашучыларны  «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферансье», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә бәяләячәкләр.

«Йолдызлык»ның жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина быел сайлап алу этапларында һәр катнашучыны җентекләп карарга кирәклеген әйтте.

– Минемчә, бу елдан сайлап алу этапларында без тагын да игътибарлырак булырга тиеш. Катнашучыларның саны болай да елдан-ел арта, шуңа күрә сан ягын кайгыртуны кирәк дип санамыйм. Финалга чыннан да лаеклылар, иң сәләтлеләр чыгарга тиеш, – дип аңлатты ул.

Катнашучылар димәктән, быел фестивальдә 50 меңнән артык бала үз көчен сынап карар дип ышаналар. Бу хакта фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов әйтте.

– «Созвездие – Йолдызлык» – Татарстанның яшь талантлары өчен мөмкинлекләр мохите. Мондый проектлар Россиядә һәм, гомумән, дөньяда башка юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның иҗади элитаны  формалаштыруга игътибары зур булу нәтиҗәсендә, проектның йөзләгән лауреаты Татарстанның һәм Мәскәүнең алдынгы уку йортларын тәмамлады. Алар барысы да халыкара дәрәҗәдәге проектларда, иң яхшы телевизион программаларда үзләрен күрсәтеп, дан казандылар, – диде Туманов матбугат очрашуында.

Быел тагын нинди талантлар ачыласын вакыт күрсәтер. 9–13 апрельдә зона этапларында җиңү яулаган катнашучылар, «УНИКС» концертлар залы һәм «Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясендә очрашып, проектның Гала-концертына чыгу өчен көрәшәчәк. Йомгаклау концерты исә гадәттәгечә 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү