23 февральдә һәм 8 мартта ничек ял итәчәгебез билгеле

Быел 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне чәршәмбегә туры килә. Димәк, атна уртасында бер көн ял итәчәкбез.

Шуннан соңгы бәйрәм – 8 март. Гүзәл затлар бәйрәме уңаеннан инде өч көн ял булачак. Бу юлы бәйрәм көн сишәмбегә туры килә. Тоташ өч көн ял итү өчен шимбә – 5 мартта дүшәмбе өчен эшләп, 6 (якшәмбе), 7 (дүшәмбе) һәм 8 нче мартта ял итәчәкбез.
Россия Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм алдыннан килүче эш көне бер сәгатькә кыскарак булырга тиеш. Димәк, 22 февраль һәм 5 мартта кыска эш көне булачак.
Ә инде атнасына алты көн эшләүчеләр өчен 5 март ялы 7 мартка күчерелә алмый. 7 март алар өчен кыска эш көненә әйләнә.


Фикер өстәү