Черек күл паркында Камилә Вәлиевага багышланган флешмоб була

Бүген Казанда фигуралы шуучы татар кызы Камилә Вәлиевага багышланган флешмоб була. Ул 16.00 сәгатьтә Черек күл паркында узачак. Чараны шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты оештыра. 

Флешмобта Казанның фигуралы шуучылары 15 яшьлек спортчыга теләктәшлек белдереп чыгыш ясаячак.

Моңа кадәр Казан урамнарында Камилә Вәлиевага теләктәшлек сүзләре язылган утызга якын реклама тактасы урнаштырылган иде.


Фикер өстәү