Чаллыда Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына Россиякүләм көрәш турниры узачак

Быелның 26 мартында Чаллы мөселманнар арасында татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Россиякүләм турнир үтәчәк. Бәйге 13нче тапкыр Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның көрәш федерацияләре һәм Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла. Быел көрәштә командалар арасында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогы, ә үз авырлык категориясендә беренче урын алучылар арасында җирәбә уйнату нигезендә хаҗга юллама уйнатылачак, дип хәбәр итә Татарстанның Диния Нәзарәте.

Чаллының “Витязь” спорт комплексында узачак ярышта Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын спортчының катнашуы көтелә. Ел саен үткәрелә торган әлеге спорт ярышлары мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен киң җәелдерү, дуслык җепләрен ныгыту, сәламәт яшәү, чыдамлык, түземлек сыйфатларын тәрбияләү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

Көрәшкә 18 яше тулган, намаз укучы, тиешле физик әзерлеккә һәм медицина рөхсәтенә ия мөселманнар кертелә. Катнашучылар үлчәнгәнгә кадәр намаз уку кагыйдәләрен белү буенча тест биремнәре үтәчәкләр. Спортчыларның көрәш спорт киемнәреннән һәм түбәтәйдән булулары шарт.

Милли көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә, кул көрәше буенча ярышлар – 65 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә узачак. Бәйгенең төп хөкемдары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Турнирның рәсми ачылышы 10:00-дә башлана, ә катнашучыларны үлчәү 8:00-09.00 сәгатьтә башкарылачак. Барлык сораулар буенча +7 (8552) 56-65-99 (Чаллы мөхтәсибәте) телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Шунысы игътибарга лаек: узган елны 4нче апрель көнне узган турнирда көрәшчеләр 25 төбәктән килгән иде, хәтта Төрекмәнстан вәкилләре, Карачаево-Черкесия, Чувашстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның 19 районыннан килүчеләр булды. Узган турнирда төп бүләк – гомрәгә юлламага Алабугада туган, хәзер Казанда яшәүче 22 яшьлек Ислам Фәлахов лаек булды.


Фикер өстәү