Казанда Камилә Вәлиевага теләктәшлек сүзләре язылган реклама такталары барлыкка килде

Казанда фигуристка Камилә Вәлиеваның фотосы һәм аңа теләктәшлек сүзләре язылган электрон өслекле реклама такталары барлыкка килде. Плакатларга «Камилә, без синең белән!» дип язылган. Шәһәрдә барлыгы шундый 29 реклама щиты урнаштырылган.

Кичә, чыгышы белән Казан кызы, 15 яшьлек Камилә Вәлиева Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча кыска программада җиңү яулады. Ә инде иртәгә, 17 нче февральдә, Олимпиадада хатын-кызлар арасындагы фигуралы шуу буенча турнирда медальләр уйнатылачак.


Фикер өстәү