Россия югары уку йортлары базасында уку-фәнни үзәкләрдә сәләтле балаларны укыту дәүләт тарафыннан финансланачак.
«Хөкүмәт сәләтле балалар өчен уку-фәнни үзәкләре тулысынча бюджеттан финансланачак югары уку йортлары исемлеген раслады. Мондый үзәкләрдә илнең ерак районнарыннан яшь тикшеренүчеләр белем ала», – диелгән Министрлар Кабинеты хәбәрендә.
Мондый уку йортлары исемлегенә Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Новосибирск илкүләм тикшеренү университеты һәм Б.Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты кергән.
Билгеләп үтелгәнчә, сәләтле укучыларының яшәү һәм туклану өчен барлык чыгымнарын Россия хөкүмәте күтәрәчәк.