Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Үзенең Instagram аккаунтында ул бәйрәмгә багышланган кыска ролик тәкъдим итте. Әлеге видеода дүрт бала уенчыклар белән уйный һәм уен арасында әтиләренең кем булып эшләве турында сөйләшә.

«Минем әти Ватаныбызны яклый ала», — ди беренче малай. Аңа тагын бер бала кушыла һәм әтисенең төрле авырулар белән көрәшүен әйтә. «Минем әти чит планетадан килүчеләрдән яклый ала», — дип, сөйләшүгә кызчык та кушыла. Котлауларга интернет-кулланучылар да кушылган.


Фикер өстәү