Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Битлекне салыр вакыт җитте»

Камал театрының кече сәхнәсендә гайре табигый шигъри кичә булды. Аның авторы һәм төп герое Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, кулына акбур алып, такта янына басып, күңелгә үтеп керә торган шигырьләрнең һәм музыканың, табигать күренешләренең гармония законына буйсынуын аңлатты. Саннар һәм формулалар ярдәмендә. Дәрес чын шигърият, музыка белән үрелеп барды. Әгәр бу кичәне театрның бер юнәлеше дип алсак, аның барлыкка килү сәбәпләре нәрсәдә? Театр тамашачыга сабак бирергә соңга калмадымы? Шигърият һәм юморда уртаклыклар бармы? Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр МӨХӘММӘТГАЛИЕВ белән шушы хакта сөйләштек.

– Илтөзәр, узган атнада «Киек каз юлы» шигъри кичә премьерасы булды. Тамашачыны фәлсәфи һәм интеллектуаль әңгәмәгә чакыру – хәзерге заманда зур кыюлык. Алар күбрәк шоуга, күңел ачуга күнеккән бит. Тамашачы аңламас дигән шик булмадымы?

– «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», – дигән бит Тукай да. Тамашачыны да укмаштырып, бер калыпка салып карарга ярамый. Алар төрле. Зур залларда бара торган шоуларны ярата торганы да, кече залда бер дулкында тибрәлә ала торган иҗади тамашачы да бар. Халыкның төрлесен сайларга, теләгәнен таләп итәргә хакы бар. Ә үз дөньясы белән яши торган тамашачы ул гел булды һәм булачак. Аларны бергә туплап, күңелләрен күрәсем килде. Ниятем барып чыкты сыман. Ник дигәндә бер кешенең дә телефоны шалтырамады, андый хәлне ничә ел күргәнем юк иде инде. Бер генә кешенең телефоны балкып алды, анысы да миңа күңелемдәгене җиткерергә ярдәм генә булды. Тын калып, шигырь тыңлап утырдылар, бу – уртак кызыксынулар турында бергәләп сөйләшү булды дип уйлыйм.

Ни өчен гармония дәресе? Тормышта хаос өстенлек иткәнгәме әллә?

– Кайбер кеше хаос та яшәргә лаеклы дип яши һәм ялгышып, шуңа ияреп китә. Чынлыкта исә… әгәр дә хаос законы буенча барсак, дөнья, яшәеш булмас иде. Чөнки дөнья тынычлык, матурлык, гармония законнары буенча яши һәм башкача була да алмый. Хаос законы буенча китсәк, җир түгәрәк була алмый, кояш системасындагы хаос һәлакәткә китерер иде. Глобаль катастрофаларның булмавы, булган очракта да, кисәтү рәвешендә генә булуы – тәртипкә дәлил бит инде. Кайбер предметлар матур, чөнки гармония законына буйсына.  Шигырь, музыка белән дә шул ук хәл.        

Гуманитар белән төгәл фәннәрне аерып карауга каршы чыгуың аңлашыла, ә телләр, диннәр мәсьәләсендә фикерең нинди?

Чикләр бит юк. Дөньяга һәрбер кеше мөселман булып туа дигән фикерне ишеткәнең бардыр. Аны ишеткәч, кешеләрне мөселманга һәм христианга бүлә башлыйлар. Ә бит аның мәгънәсе – иманлы, яхшы күңелле булып туа дигән сүз. Чикләр ул – коммерция. Бүленеш акча әйләнеше барлыкка килгәнгә пәйда була. Диндә дә, башка өлкәдә дә шулай. Димәк проблема бездә, Аллаһы Тәгаләдә түгел. Адашмас өчен гармониядә яшәү генә кирәк. Дини китаплар исә – хаос булдырмас өчен ярдәмлек әсбаплар алар. Ислам дине, игътибар итсәк, иң артта калган илгә иңдерелгән. Күтәрелергә ярдәм итәр өчен. Тел аермалыгы исә күңел аермалыгы түгел. Күңел чисталыгы бөтен кешедә дә бер. Ярату – бер, күңел тартылуы – шул ук. Гармония законнары буенча язылган җыр икән, кеше, бу бит минем телдә язылмаган дип уйламый, тыңлый һәм ләззәт ала. Конфессияләр, милләтләр, диннәр ярышы хаоска китерә. Тормышта алгы планга ярыш чыкты. Нәтиҗәдә тынычлык югалды.

Кичәгә рус поэзиясен кертү, башка телләрдәге музыканы ишеттерү бөтен кешедә дә яклау тапмас инде ул…

– Алай гына да түгел, бер кичә белән икенчесе эчтәлек буенча охшамаячак та әле. Шигырьләр, музыка үзгәрәчәк.

Хәтерлим, кечкенә чагымда әбием кич утырганда калын-калын китапларын чыгарып куя иде. Шуннан ахирәтләре белән гарәпчәне, фарсычаны, аннан мин аңласын өчен тәфсирен укыйлар иде. Нинди гыйлемле булганнар бит элек! Иске татар телендә «Кыйссаи Йосыф»ны укуны әйтмим дә мин. Элек бит гыйлем эстәүдә чикләүләр булмаган. Үзебезнең әдәби телгә кайтыйк. Гасыр башындагы кухня теле хәзер безнең әдәби тел санала. Ысулы җәдидчеләрнең хезмәте инде бу. Ә элек казахчаны да, гомумән, күпчелек төрки телләрне аңлаганнар. Чөнки шигырьне язылган телендә, ягъни оригиналда аңлау мөмкинлеге бар икән, тәрҗемәдә бирергә кирәкми. Поэзия тәрҗемәдә бигрәк тә очсызлана. Казахча, төрекчә, үзбәкчә, фарсыча да сөйли алам, ләкин аны кеше аңламаячак бит. Аңлаганы – шул рус теле бит инде.

Халык хәзер Европачарак фикерли дип әйтәсең киләме?

– Алай дисәң, мин Гамлетны, бик теләп, оригиналда укыр идем дә, залда нәрсә булачагын күз алдына китерәсеңме соң?

Чөнки беренче чиратта – мәгънәме?

– Авазлар яңгырашы да, сүзләрнең энҗе кебек төзелеп китүе дә. Форма, эчтәлек, иҗекләрнең гармониягә буйсынышы да. Әнә шундый үрнәкләрне тамашачыга җиткерәсем килә. Кайбер телләрне кабул итмәү – курку гына түгел, безнең комплекс та ул. Империяләр иртәме-соңмы барыбер таркала. Без иртәрәк таркалганбыз. Кем белә, бәлки яңадан чәчәк атарбыз. Мин моңа ышанам.

Авторларны ничек сайладың?

– Әйткәнемчә, кичә гомерле булса, авторлар алмашынып торачак. Гамил Авзал, Равил Фәйзуллин, Лена Шагыйрьҗан, Мөдәррис Әгъләм, Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Миңнуллина һәм башка авторларның әсәрләре яңгырады. Үзем тойганча, үзем теләгәнчә. Чөнки пафосны, ясалмалыкны, кешегә ярарга тырышуны сөймим.

Шулкадәр авторны һәм дистәдән артык шигырьне истә калдыру өчен, нинди хәтергә ия булырга кирәк? Хәтерне яхшыртуның берәр сере бармы?

– Аның сере бик гади – ярату кирәк. Яраткан шигырь онытылмый.

Бу иҗади гаилә белән танышу кичәсе дә булды. Камал театрының  иң талантлы артистларының берсе Ләйсән Рәхимованы тамашачы инде белә, ә менә кызың Ләйлә өчен дебют иде бугай.

– Кызым иҗади, эзләнүчән. Үрнәге белән ул үзе безне тәрбияли.

Ләйлә инглиз мәктәбен бернинди репетиторсыз алтын медальгә тәмамлады. Инглиз теленнән 93 балл җыйды. Мин аны гаилә янчыгына иң зур кертем ясаучы дип тә әйтәм. Репетиторга 40ар мең сум түләмәгәнмен икән, әлеге акчаны ул эшләгән дип санала бит инде. Менә шундый кыз ул. 17 яшендә грант отып, Америкага китте. Бер ел укыганнан соң, студентлар кире илләренә кайта. Рәсем дизайны көллиятендә иң яхшы укучы саналганга, аны янә чакырып алып, җәмгысы 2,5 ел укырга рөхсәт иттеләр. Хәзер МХАТның сәхнә технологиясе һәм яктырту осталары мәктәбендә укый. Пандемия чорында онлайн укыдылар. Бөтенебез бикләнеп яши башладык берзаман. Шушы ярты елның бер атнасын ял иттем дә, эч поша башлады. Урамга да чыгарга ярамый бит әле. Кибеттән туфрак заказ биреп, балконда кыяр, помидор, үләннәр утырттык. Шул балконда чәй эчкән арада шигырьләр сөйләп йөрим. Ул арада Ләйлә фортепианода уйный башлый, Ләйсән җырлый. «Киек каз юлы» шулай яралды. Бу чир бетсә, икенчесе килер, күпләп җыелулар бетәр, менә шушындый фатир форматларына күчәргә туры килергә мөмкин дип уйлану җимеше дә ул.

Битлекне салыр вакыт җитте. Ике ел бикләнеп ятканнан соң кеше гомернең кыска булуын һәм битлек киеп әрәм итәргә ярамаганын аңлады. Бу – мәгънәсезлек. Тамашачы күбрәк документалистикага тартыла. Аны ясалма сүз, ясалма уен, пафос белән җәлеп итеп булмый хәзер.

Тормыштагы Илтөзәр җитдиме, әллә шукмы?

– Тормышта кеше төрле була. Мин дә шулай. Кешесе туры килсә, рәхәтләнеп көләм, шаяртам. Алай якын кешеләрең белән генә эшләп була. Игътибар итсәң, кайбер кеше гел авыр вакытларын искә ала, сагышлана. Ни өчен ул үзен шушы халәттә тота? Чөнки сагышланганда ләззәт кичерә. Сагышлы җыр җырлаганда да шул халәткә керә. Кеше аны кайгыра дип уйлый, ә ул сагышлана. Кайгы ул – килгән вакытында кайгы, вакыт узгач, сагышка әйләнә. Ә инде күңелең катса, күздән яшь тә чыкмый, сагышланмыйсың да. Бусы куркыныч.

  Заманнан алдарак бару хас икән сиңа. Кирәк вакытта «Хөршидә белән Мөршидә» чыкты. Хәзер кешегә тынычлык, Тукайча әйтсәк, «җанына мунча» кирәк. Гармония дәресе уйлап табылды.

– Хөршидәләр теге вакытта кирәк иде, вакыты узды, халык юморга туенды.

– Юмор дигәннән, татар юморының хәле хөрти бит, килешәсеңме? Бездә сәяси юмор, илдәге вазгыятьне сатира белән бирү дә күренми. Пародияләр билдән түбән төшеп китә дә менә алмыйча интегә…

– Хөршидәгә янә кайтсак, ул образларны без Радик Бариев белән җентекләп әзерләдек. Сүзгә кадәр, аның образы берәмтекләп туды. Аннан сүзе туды. Хәзерге номерларны алсак, авторлар аны җиңел акча эшләү юлы дип карый.

Хәзер «шәһәр культурасы», «шәһәр татарлары» дип әйтергә бик яраталар. Кайда соң алар? Авыл татарларыннан көлмичә, аларны гаепләмичә күтәрергә кем комачаулый? Кем үстерде аларны? Инде авылда да татар калмады…

Юмор бар ул. Шигърият кичәсе шикелле кичәләр оештырасы көннәр булачак әле. Кеше әгъзалары тирәсендә кытыкланып йөрү – юмор түгел. Юмор – беренче чиратта интеллект. Ул булмаса, чыгыш әнә шул кытыклануга кайтып кала. Монда ник тамашачы карый дип тә гаепләп булмый. Чөнки «көтү психологиясе» дигән күренеш бар. Начар чыгышны берничә тапкыр карый яки ишетә икән, ул аны үзенә бәйсез рәвештә ярата башлый. Агулана.

– Мәктәпләрдә вазгыять катлаулы. «Киләчәктә татар китабын укучы калырмы?» дигән сорау торган саен ешрак яңгырый. Мондый хәлдә театр нинди функцияне үти?

– Дәресләрне кыскартыр алдыннан мин бу киеренкелекне сиздем. Ул шартларга тиеш иде инде. Ләкин моны булдырмый калып та була иде. Татар теле сәгатьләрен дә калдырып, вакытын да кыскартып була иде. Кечкенә кызым Зилә сыйныфын алыйк. Кич җиттеме, сыйныфлары белән Зиләгә татар теле буенча өй эшеннән ярдәм сорап язалар иде. Аны эшләгәндә үзем дә авыр хәлдә калам: җөмлә төзелеше шундый катлаулы, ул биремне эшләргә бик озак вакыт кирәк. Ә бит математика, рус теле һәм башка фәннәр дә бар. Таләп итү авыр түгел ул, аны бит эш барырлык итеп таләп итәргә кирәк. Кыскасы, ахыры начар буласы билгеле иде. Шуннан, тукта әле, нишләп була, дип уйлый башладым. Алты сәгать вакыты да калсын, балаларга кызыклы булсын, вакытлары да бушасын. Безнең, җыр, хезмәт, физкультура дәресләре бар. Боларны татарча итеп була. Аның татарча булуыннан дәрескә бернинди хилафлык та килми. Рәсемнән яки музыкадан сәләте бар икән, бала мәктәптәге дәрес белән генә чикләнми, музыка һәм сәнгать мәктәбенә укырга керә, профильле белем ала. Шуңа күрә, тыю карары чыкканчы, нәкъ бер ел элек шушы тәкъдим белән Мәгариф министрлыгына киттем. Моны министр хәл итми дип җавап бирделәр. Шул чакта туктап калганыма үкенәм хәзер. Разил Вәлиевкә дә, башка комитетларга да барасы калган икән. Хәзер  кайсыдыр мәктәптә музыка, хезмәт дәресләрен татарча укытуны кулланалар икән. Билингваль мәктәптә бугай.

Вазгыять чынлап та катлаулы. Болай барса, китап укучы, театрга йөрүче дә калмаска мөмкин. Шуңа күрә китапка якынайта торган, шигъри тамаша булсынмы ул, башка форматмы – бик кирәк. Тамашачы бер генә шигырьне яратып кайтып китсә дә, ул авторның китабын эзләп табачак.

– Театрда үзеңне нинди рольдә, образда күрәсең? Тамашадан соң, укытучы дигән хис кала.

– Укытучы була алсаң, әйбәт әле ул. Табиб белән укытучыдан да изгерәк һөнәр юк бит ул, чынлыкта. Чын укытучылар бик аз калды. Мәгариф системасы ай-һай какшады. Ә укытучы – бик зур сүз ул.

Блиц-сораштыру:

Ирләр суган тураганда гына елыймы?

– Күз яше саф булса, ирнекеме ул, хатынныкымы – анда аерма юк.

Актер, сценарист, әти. Бу сүзләрнең кайсы иң якыны?

– Бала алдында мин әти, театрда – актер, өйгә кайтып, өстәл янына утырсам – сценарист. Бөтенесенә дә 100 процент булмышымны салам. Алар баланста.

Тормыш кагыйдәң?

– Гомерне уйнап үткәрмә. Икейөзләнүне җенем сөйми.

Өстәл китабың?

– Бу сорауны хәтта аңламыйм. Өстәл китабы белән генә чикләнгән кеше нинди була инде ул?

Уйналмаган роль?

– …-ләр ул. Рольләр.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү