Барасы җиреңә – барып, кайтасы җиреңнән кайтып булмый…

Бу коронавирус зәхмәте аралашуларны киметте. Барасы җиреңә – барып, кайтасы җиреңнән кайтып булмый. Өйдә ятып, ялкаулыкка чыгып бетмәм микән, дип шикләнә дә башладым. Бөтен юаныч – телевизор. Бер уйлаганда, язасыларым да күп, әмма, кулга каләм алып, өстәл янына утырырга да ирендерә башлады. Нужәли картайдым инде?!

Миңа хатынның мөнәсәбәте дә үзгәрде кебек, әледән-әле күзенең агы белән карап алгалый башлады. Кайчак йөзенә сөйкемлелек билгеләре чыгарып, йомшак кына тавыш белән: «Иртә белән эшкә чыгып киткән ир матур инде ул, име!» – дип әйткәли. «Дөньялар бераз тынычлансын инде, вирус бик котыра бит», – дип аклангандай итәм. Ә ул: «Өйдә язып утыр!» – ди.

Менә утырам, әмма башка бернинди дә уй керми. Кергәли үзе, әмма үземә кызык тоелмый, миңа кызык булмагач, укучыга да ошамаячак бит инде ул! Телевизор пульты төймәләренә баскалап утырганда, экранга Разил Вәлиев килеп чыкты. Аның белән кызыклы әңгәмә бара иде. Дәүләт, җәмәгать эшлеклесе, халык шагыйре төрле җаваплы вазыйфалар башкаруын, озак еллар Дәүсовет комитетын җитәкләвен әйтте дә: «Төрле вазыйфалардан котылгач, иҗат белән шөгыльләнергә вакыт була башлады», – диде. Әйе, дистә еллар буе дәүләт, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгән шагыйрьгә каләм тибрәтергә вакыт калмавы табигый инде ул, ә менә 75 яшьтән соң иҗат өчен вакыт була башлавына шатлануы сәер тоелды. Чөнки бу яшьтә шагыйрь-язучыларның күбесе язудан туктый. Тапшыру тәмамлангач, үзенә шалтыраттым. Һаман да язарга ашкынып торуына соклануымны әйттем дә зарланырга тотындым. «Вирустан куркып өйдә ята-ята баш та эшләми башлады, тәмам ялкаулыкка чыгып бетәм бугай инде», – дидем.

Иң әүвәл Разил: «Элек башың эшли идеме соң?» – дип шаяртып куйды. Төрттереп берәр сүз әйтмәсә, Разил була алмый кала бит. Аннан соң: «Беләсеңме, ялкаулык – зур нәрсә ул, кешелек дөньясы ясаган бөтен ачышлар ялкаулык, иренү белән бәйле. Кеше җәяү йөрергә иренә башлаган да тәгәрмәч уйлап тапкан. Аннан соң арба ясап, ат җигә башлаган, аннан соң машиналар, пароходлар, самолетлар уйлап тапкан…» – дип тезә башлады. Шул вакыт минем күңел күтәрелеп китте, баш та эшли башлады. И-и тотындык ялкаулык белән бәйле ачышларны санарга!

Разил: «Су ташырга иренеп, безнең эрага хәтле алтынчы гасырда ук кешеләр су торбалары суза башлаганнар. Унтугызынчы гасыр башында немецлар ике көпчәкле самокат уйлап тапкан. Тагын бер немец – Филипп Райс исемле бугай, дуслары, танышлары, туганнары янына барып йөрергә иренеп, телефон уйлап тапкан», – ди. Минем дә сер бирәсе килми. «Ньютон, башына алма төшеп, җирнең тарту көче турында ачыш ясаган. Әгәр берни дә эшләмичә, ялкауланып алмагач төбендә мәлҗерәп утырмаган булса, кешелек шундый ачыштан мәхрүм калган булыр иде», – дидем. Кат-кат чәй кайнатырга иренеп, Шотландия галиме Джеймс Дьюарның термос уйлап табуын да искә төшердем. Бер-беребезне уздырып, ялкаулыкның бөек сыйфат икәнлеген дәлилләүдән күңелләр күтәрелеп китте.

Менә бит язар өчен тема да табылды. Ялганлый белеп ялганлау – үзе дә Ходай биргән бер сыйфат, ахрысы. Шунысы гына уйландыра: нигә күп ачышлар чит илдә ясалган икән? Моны Разилгә дә әйттем. Ә ул: «Без – бик тырыш, эшчән халык, шуңа күрә юк-бар белән баш катырырга вакыт калмагандыр», – дип, тагын көлеп куйды. Ни әйтергә теләгәнен артык төпченмәдем. Хәер, моның кирәге дә юк иде. Иң әһәмиятлесе, уйландыра бит!

Риман Гыйлемханов

Фото:https://avatarko.ru/kartinka/31507


Фикер өстәү