Гөлүсә Батталова: «Шигърият  ул – җанның догасы»

Аның иҗатында күңел кылларын тибрәтә торган нечкә лирика да, ил-көн вакыйгалары бәйле кыю публицистика да  бар.  Гөлүсә Батталова иҗаты матбугатта да, социаль челтәрләрдә дә көтеп алына. Соңгы елларда исә ул затлы җырлар, күләмле әсәрләр авторы буларак та танылды. Бүген әдәбиятта яшьләр  бармы, иҗат өчен нинди шартлар кирәк, шагыйрәне ниләр борчый – әңгәмә әнә шул хакта.

– Гөлүсә, иҗатың басма матбугаттан бигрәк, «Инстаграм» челтәрендә танылды дисәк, ялгыш булмасмы?

– Моңа ничек карыйсың бит. Интернет киңлекләрендә актив, «Инстаграм» белән дус кешеләр, әлбәттә, минем иҗатымны социаль челтәрләр аша укый. Матбугат алдыручылар исә шигырьләремнең газета-журналларда даими басылып килүен беләләр булыр. «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә» кебек журналларда да иҗатыма киң урын бирелә. Рәхмәт аларга. Әмма бүген матбугатка караганда, социаль челтәрләрдә танылу, алар аша иҗатыңны укучыга җиткерү җәһәтрәк, җайлырак ысулга әйләнеп бара. Мәсәлән, шигырь языла, син аны шунда ук үз сәхифәңә куя аласың. 10–15 минут эчендә аны йөзләгән кеше карап өлгерә. Алар арасында шигырьне укучылар да, укымыйча гына «йөрәк» төймәсенә басучылар бардыр. Әмма интернетның ,матбугат чарасына караганда, иҗатны пропагандалауның үтемлерәк юлы булуын танымыйча мөмкин түгел.

 – Социаль челтәр, дигәннән. Кайсы гына өлкәне алсак та, халыкка иярү бар. Шигърияттә дә сизеләме ул?

– Халыкка иярү дигәндә мин гадиләшү, халыкчанлыкка йөз тотуны аңлыйм. Ул безнең эстрадага да кагыла. Бу мәсьәләдә минем карашым башкачарак. Татар халкына элек-электән чичәнлек, шигъри сүзгә һәвәслек хас булган. Әби-бабаларыбыз, өлкән апаларыбыз арасында да шигъри сүз, рифмалашкан җөмләләр белән сөйләшүче оста кешеләр бар. Күпләр кеше күзеннән яшерелгән почмакларда күңел дәфтәрләрен саклый. Кайвакытта ул кеше вафатыннан соң гына килеп чыга. Баксаң, гомер буе шигырь язган, тормышындагы вакыйгаларны шигъри юлларга төшергән булган икән. Әлбәттә, ул дәфтәрләр яшерелгән, кулдан-кулга йөрмәгән. Бүген исә күңел дәфтәре ролен социаль челтәрдәге аккаунтлар, бигрәк тә «Инстаграм» үти. Кеше дәфтәргә языласы шигырен укучы хөкеменә тапшыра. Һәм әлеге халыкчан шигъриятне югары шигърият белән  каршы кую да була. Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, бүгенге заманнан Рүзәл Мөхәммәтшин  шигърияте, әлбәттә, халыкчан шигърияттән аерыла. Мин шуңа күрә югары поэзия үз биеклегендә калсын иде дип телим. Халыкчанлык исә – безгә хас күренеш, аннан начар якларны эзләргә кирәкми. Чөнки бүгенге вазгыятьтә татар телендә язылган һәр сүз, һәр шигырь, рифма – тел тегермәненә бер чүмеч су койган кебек файдага гына. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә камил дәрәҗәдә булмаса да, шигырь чыга икән – бу начар түгел.

– Интернет – бер караганда, зур мөмкинлекләр мәйданы инде ул. Каләм иясенә дә, укучыга да. Шәхси сәхифә авторны күзалларга, аның тормышы турында да фикер йөртергә ярдәм итә. Мондый төр танылуга ничек карыйсың? Шәхси тормышны кеше күз алдына чыгару дөресме?

– Әйе, интернет танылырга да, хәтта матди хәлеңне яхшыртырга да зур мөмкинлекләр бирә. Шәхси сәхифә авторны күпмедер дәрәҗәдә күзалларга ярдәм итә, анысы хак, әмма Интернет ул – битлекләр иле. Аңа карап кына хуҗасы турында фикер йөртеп була дип уйламыйм. Мәсәлән, шәхси сәхифәмне карап баручылар арасында мине сандугачлар сайраган, хуш исле чәчәкләр үскән бакчада тирбәлмәле кәнәфидә шигырьләр язып, шигырь белән сулап, шигырь белән яши торган бер иркә күбәләк кебек шагыйрә дип күз алдына китерүчеләр дә бар. Бу – минем дә гаебемдер инде. Көндәлек вакыйгаларны куймавым, алар турында сөйләргә теләмәвем дә моңа тәэсир итәдер. Юкса бит мин дә – авыл җирендә яшәүче, күпбалалы гап-гади хатын-кыз. Бөтен дөньяны үз тормышы белән таныштыруга кемдер әзер була, кемдер исә юк. Моңа әхлакый, дини принциплар тәэсир итә. Һәр кешенең – үз эше, мин инде үземә язылучылар санын арттырам дип хәттин ашу кирәк түгел, дигән фикердә. Кайвакыт андый хәлләр дә була. Андыйлардан чыгып китәсе килә башлый.

– Сине бу гасыр кешесе түгел диясе килә… Фикерләвең дә, киенү рәвешең дә үткәннәрдән сыман…

– Сез дөрес күреп алгансыз, мин үземне бераз гына соңга калып туганмын шикелле сизәм. Узган гасырның алтмышынчы елларында туарга тиешле булганмындыр кебек тоела кайвакытта. Ул чорның романтикасы, киенү рәвеше, кешеләрнең мөнәсәбәте дә күңелемә бу заманга караганда якынрак. Шулай да, бу заманда да, дөньяны яратып, аннан бары тик яктылык, матурлык кына күреп тормыш итәм.

– Әдәбиятка буын-буын яшьләр килә. Кайсылары яшендәй яшьнәп килеп чыга да бераздан югала. Яшьләргә иҗат итәргә шартлар бармы?

– Әдәбиятка яшьләрнең буын-буын килүе табигый. Ул моңа кадәр дә шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә. Фәйзуллиннар буыны килгән, Ракил Зәйдуллалар, аннан соң Рүзәлләр, Йолдызлар… Киләчәктә дә шулай булсын иде инде, төркем-төркем, дулкын-дулкын булып килсеннәр инде. Яшьләрне күзәтү дә кызык бит ул, аларда максимализм да көчле. Разил абый Вәлиев язганча, «я дөньяны үзгәртәм мин, я булмаса үзем үзгәрәм» дип яшәгән чаклар. Килсеннәр, югалмасыннар, һәркайсына иҗатта янып яшәү насыйп булсын иде. Шартларга килгәндә, турысын әйтергә кирәк: бүген каләм хакы белән генә яшәргә мөмкин түгел. Элегрәк совет чорында язучы бер китабын чыгарса, шуның гонорары хисабына байтак вакыт тормыш алып бара алган.  Бүген китап гонорары кайвакыт бер айлык хезмәт хакы кадәр дә булмый. Иҗат белән, әгәр дә син көчле иҗатчы һәм маркетолог булсаң, халык арасында кызыксыну уята  алсаң гына яшәп була. Ул чакта үзеңнең иҗат продукцияңне сатып, матди керем алырга мөмкин. Иҗат җимешләреңне пропагандалау, аны сату, таныту белән махсус агентлыклар яки профессионаллар шөгыльләнсә дә, иҗат белән яшәп буладыр. Әмма бездә алай мөмкин түгел. Шулай да, соңгы елларда күңелне җылытырдай яңалыклар да булды. Әйтик, ТАССРның 100 еллыгына әдәби грантлар бирелде. «Казан утлары» журналында ел саен әдәби бәйгеләр үткәрелеп тора, аларның бүләкләре әйбәт кенә. Быел Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан әдәби бәйге игълан ителде. Аның да бүләкләре саллы. Казан мэриясе дә «Саумы, Казан» хикәяләр конкурсы игълан итте. Шушындый бәйгеләр булып торса, грантлар системасы эшләсә, иҗат кешесенә азмы-күпме матди ярдәм була.

– «Кесә тулы давыл», – дисең, ә ни өчен кесәдә?

– Кызык сорау бу. Китабыма исем уйлаганда да аңа каршы төшүчеләр булды. Нишләп ул кесәдә, нишләп йөрәктә түгел, диделәр. Давыл йөрәктә булса, без, бәлки, тормышта тагын да күбрәк уңышларга ирешкән булыр идек. Бәлки, дәүләтле, зур киләчәкле, бик матур бүгенгеле булыр идек. Бәлки… Элеккеге кодрәтебезне, даныбызны да кире кайтара алган булыр идек. Әмма, кызганыч ки, давыл – кесәдә генә. Кесәгә яшерелгән, йомарланган йодрыклар кебек. Кесәдә давыллап, кесәдә тына да. Ул инде минем үземә дә киная, безгә карата да. Шул ук вакытта кесәбез тишексез,  анда чүп түгел, давыл салып куюыбыз күңелдә өмет уятырга тиеш дип саныйм. Ни әйтсәң дә, давыл бит. Килер вакыт, эчке энергиябез, кодрәтебез йөрәккә, аннан соң гамәлләребезгә күчәр, киләчәктә адымнарыбыз ныклырак булыр.

– Публицистик шигырьләргә ихтыяҗ ни дәрәҗәдә?

– Бүген тетрәндергән вакыйгаларны шигырьгә салуны публицистика дип саныйм. Трибун шигырь булырга тиеш, чөнки публицистик шигърият ул актуаль проблемаларны күтәрә, ул нәкъ менә бүген укучыда кайтавазын табачак. Бәлки, күпмедер вакыттан актуальлеген югалтыр, шул ук вакытта югары кимәлдә язылган очракта, гасырлар узгач та укылыр – хәзер генә кистереп әйтеп булмый. Безнең шигърият борын-борыннан төрле бит ул. Анда суфичылык юнәлеше дә, лирикасы да, сатирасы да бар. Күптөрле булсын, аның һәрберсе үз укучысын табачак. Шигърият төрле булган саен кызыклырак.

– «Безнең җыр» проектында җырлар авторы булу да танылу китергәндер. Күптән түгел синең иҗатың музыкаль поэмада чагылыш тапкан. Җыр сәнгате шагыйрьгә ниндидер өстәмә мөмкинлекләр бирәме? Гомумән, җыр дөньясы үзе бүген ни хәлдә?

– Бу проект иҗат дөньясында кайнаган яшьләргә бик зур мөмкинлек бирде. Алар танышты-дуслашты, кулга-кул тотынышып иҗат итә башлады. «Безнең җыр»га кадәр мин композиторлар Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина  белән дә, җырчылар Артур Исламов, Эльза Заяри, Илүсә Хуҗина белән дә таныш түгел идем. Шунда дуслашып калдык, бүген дә иҗатыбыз кайный, яңа әсәрләр туа, яңа хыялларыбыз бар.

Музыкаль поэмага килсәк, композитор Лилия Таһирова белән дә «Безнең җыр» проектында таныштык.  «Тарих языла бүген» – безнең беренче монументаль әсәребез. Аның дәвамы була, киләчәктә Лилия белән тагын да күләмлеләк әсәрләр язу ниятебез дә бар. Чыннан да, җыр сәнгате шагыйрьгә өстәмә мөмкинлекләр бирә. Син үзеңне яңа җанрда сынап карыйсың, әлбәттә, аның матди ягы да бар. Әмма күңелемне бер әйбер бераз төшерә: хәзер җырчылар бик гади, примитив текстлар сорыйлар. Кайвакытта җырчылар гади генә татар сүзләрен аңламыйлар. Татарча гомумән белмәгән, әмма татарча җырлаучылар да бар. Бәлки, боларга күз йомып, җырлар язып, матди керемеңне алып, тыныч гомер итәргә дә буладыр, әмма примитив дәрәҗәгә төшәсе килмәү итәк чабуыннан тарта. Кайвакытта каршы килергә дә туры килә. Чөнки үз-үзеңә хыянәт итеп булмый. Гөлшат Зәйнашева, Сания Әхмәтҗанова кебек, поэзиядә дә югары булган, шул ук вакытта җырлап торган, күңелләрне җәлеп итә торган җыр сүзләре язу өчен аерым талант кирәк дип саныйм. Безнең шигърияттә андый авторлар күбрәк булсын иде.

– Гөлүсә, әдәбият хатын-кызлар кулына күчә бара, диләр. Бу яхшымы, начармы?

– Алай дип әйтмәс идем, гомумән, иҗатны хатын-кызныкына, ир-атныкына бүлеп карау ягында түгелмен. Әсәр әйбәт икән, авторның нинди җенестән булуы гомумән борчымый. Хатын-кыз кулына күчә бара дигәндә, мәсәлән, мин  Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһим,  Райнур Әгъләметдинов әсәрләрен яратам. Ир-ат авторлар бар, әдәбият хатын-кыз кулында гына дип әйтә алмыйм.

– Шигърият турында сөйләшкәнбез икән инде, укучыларга шигъри күчтәнәч ясыйк әле. Бүгенге халәтеңне шигъри телдә ничек әйтер идең?

– Бу җәйләр – кемгәдер… соңгы җәй,

Кемгәдер өр-яңа, тәүгесе!..

Кемнәрдер бишектә тирбәлә,

Кемнеңдер – ләхеттә гәүдәсе.

 

Берәве гыйшыктан тәкатьсез,

Нәфрәттән кап-кара бүтәне.

Кем сүзе кемнәрне үтерер,

Терелтер? Иң соңгы иртәне?

 

Үткәнен сагыныр сукбайлар,

Ваемсыз җәйләрен хәтерләп…

Кемнәрдер үкенер… газизен

Җитешми калдым дип кадерләп…

 

Бу җәйләр үзенчә… Кемгәдер

Сулышны кысардай хафалы…

Кемгәдер күпсенгән Күкләре

Кинәнеп сулардай һаваны…

 

Кемнәрдер бәхиллек сорарлар,

Мең риза, шөкер дип азыннан!

Мин исә дөньяның күзенә

Бер тамчы ярату тамызам!

 

Блиц-сораштыру

Шигърият – нәрсә ул?

– Шигърият ул – җанның догасы.

– Өстәл китабың?

– Марсель Галиев, «Рух».

– Иң борчыган мәсьәлә?

– Дөньяда ялганның күп булуы.

–  Сине рухландырган урын?

– Әтнәдә урнашкан тарихи Калатау урыны.

– Иң зур шатлык?

– Һәр иртәне исән-сау булып уянып, үз аякларыңа басып, якты көнне күрү.

– Иң рәхәт ял?

– Гаиләм белән булган һәр ял – иң рәхәте.

– Ачуыңны чыгарган күренеш?

– Кешеләрнең икейөзлелеге.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү