Иртәгә, 25 февральдә, республика территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан, юлларда бозлавык булачак.
Көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез исә сизелерлек явым-төшем булмаячак. Юнәлеше көнбатыштан көньякка күчүче уртача тизлектәге җил, дип белдерә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һава температурасы -3 градустан алып -8 градуска кадәр, аязган вакытта термометр баганасы -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава 0 градустан алып -5 градусны тәшкил итәчәк.