Социаль әһәмиятле продуктларга бәяләрне контрольдә тотачаклар

Азык-төлек базарының барлык сегментларында социаль әһәмияткә азык-төлеккә бәяләр мониторингы оештырылырга тиеш.

«Агросәнәгать комплексы бүген күп өлкәләрдә үз производствосын үстерү буенча проектлар гамәлгә ашыра, азык-төлек иминлеге, үз-үзен тәэмин итү бурычларын башкара. Һәм, әлбәттә, азык-төлек базарының барлык сегментларында мониторинг ясарга, бигрәк тә социаль әһәмияткә ия продуктларның бәяләренә игътибар бирергә кирәк», — диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.

Шулай ук хәзерге шартларда «барлык тармакларда сәнәгать җитештерүенең тотрыклылыгын саклап калырга» кирәклеген билгеләп үтте ул.

Мишустин Россия производстволарының күрсәткечләре яхшы булуына игътибар итте, ләкин аларны үстерергә һәм яңартырга кирәк.

Россия Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция башлануы турында игълан иткәч, күп кенә илләр Россиягә каршы яңа санкцияләр кертү мөмкинлеге турында фикер алыша башлады. Бүген Австрия канцлеры Карл Нехаммер белдергәнчә, Евросоюз Россиягә каршы санкцияләрнең тарихта иң зур пакетын килештергән.


Фикер өстәү