Февраль ахырына Татарстанда еллык торак планының 18 проценты төзелде

Әлеге вакытка Татарстанда 485 мең кв. метр торак төзелгән, бу агымдагы 2022 елга планның 18 процентын диярлек тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. 

Барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция форматында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Төзүчеләр элеккечә планнан алда эшли — агымдагы датага күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсенә карата 108 процент тәшкил итә. <…> Планның социаль ипотека төзелеше буенча күбрәк үтәлүе теркәлә — агымдагы датага ул 47 процентка диярлек үтәлгән, 70 мең кв. метр тапшырылган», — диде докладчы.

Шул ук вакытта файдалануга тапшырылган торакның гомуми күләменең яртысыннан артыгы шәхси йортларга туры килә. 12 454 йортның 2260ы тапшырылган, ягъни планның 18,1 проценты дигән сүз.

Коммерция компанияләре 110 мең кв. метр мәйданлы 28 күп фатирлы йорт төзеде һәм файдалануга тапшырды. Шул рәвешле, план бу өлештә 12 процентка үтәлгән.

Барлыгы 2022 елга торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 млн 755 мең кв. метр төзү планлаштырыла.


Фикер өстәү