Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадны тотрыклы үстерү буенча эш төркеме утырышын уздырды

Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов видеоэлемтә аша республика икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча эш төркеме утырышын уздырды. Утырышта агымдагы шартларда тармак министрлыклары, ведомстволар һәм муниципалитетларның эш планнарын тормышка ашыру буенча бурычлар куелды.

Татарстан Президенты кушуы буенча, Хөкүмәтнең 28 февраль, 2022 ел, №387 карарын тормышка ашыру йөзеннән, Премьер-министр Алексей Песошин җитәкчелегендә Оператив штаб булдырылды һәм республика икътисадын тотрыклы үстерү буенча төп чаралар планы расланды.
Республика штабы дүрт юнәлеш буенча эшлиячәк:

— халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү;
— килеп туган шартларда эшчәнлегенә зыян килү янаган икътисад тармакларына һәм предприятиеләргә ярдәм итү;
— кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү.
Оператив штаб карарларына мониторингны эш төркеме хәл итә.


Фикер өстәү