Дәүләт Думасы Россия кораллы көчләре турында ялган мәгълүматлар тараткан өчен җинаять җәзасына тарту турында закон проектын карап тикшерәчәк

Дума депутаты Сергей Боярский әйтүенчә, интернетны инде хәрби операциягә кадәр үк барыбызны да туйдырган фейклардан чистарта башларга кирәк.

Дәүләт Думасы хәрби операцияләрдә Россия кораллы көчләренең гамәлләре турында ялган хәбәрләр таратучылардан котылырга җыена. Мондый кешеләр җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Дума депутаты Сергей Боярский шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта чын мәгънәсендә “мәгълүмат сугышы” бара. Интернетның ялган мәгълүматлар белән тулуы сәбәпле, ашыгыч утырышы уздырылачак.

Боярский сүзләренә караганда, интернетны инде хәрби операциягә кадәр үк барыбызны да туйдырган ялган мәгълүматлардан чистартырга кирәк. Аның әйтүенчә, кая карама – шунда фейк, кешеләр кемгә ышанырга белми. Ялган хәбәрләр һәм видеолардан Россия һәм Украинада яшәүчеләр бигрәк тә зур зыян күрә.

Моңа кадәр Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы Василий Пискарев Россия гаскәрләренең Украинадагы махсус хәрби операциясе турында ялган мәгълүматлар тараткан өчен парламентчыларның җаваплылык кертергә җыенуын белдергән иде. Моның өчен 15 елга кадәр төрмә җәзасы билгеләнергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россия Генераль прокуратурасы Украинага тегеләй яки болай ярдәм итүнең дәүләткә хыянәт булып торачагын белдергән. Мондый кеше 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.


Фикер өстәү