Татар китабы йортында шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алдылар

“Газаплы бәхет” дип исемләнгән чара шагыйрьнең 80 еллыгына багышланган иде.

Ул 1942 елның 15 февралендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында дөньяга килә. Исән булса, Кадыйр Сибгатуллинга 80 яшь тулган булыр иде. Ул, үзеннән соң гаять зур әдәби хәзинә калдырып, 1994 елда ук вафат була.

Шагыйрьне искә алу кичәсендә Тинчурин театры артистлары Резедә Сәләхова, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин, театр оркестры җитәкчесе Ильяс Камал, музыкантлар Айгөл Зәйнуллина, Ильяс Фәрхуллин, җырчы Рөстәм Егоров катнашты. Дүшәмбе кичендә Татар китабы йортында Кадыйр аганың шигырьләре укылды, аның турында истәлекләр сөйләнде.

Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Илсөяр Иксанова сүзләренчә, Кадыйр Сибгатуллин иҗаты – классик әдәбият үрнәге. “Без бүген, чын мәгънәсендә, шагыйрь белән очраштык. Кадыйр Сибгатуллин – үзенең шигъри мәктәбен булдыра алган кеше. Ә бу – шагыйрь өчен зур бәя”, – диде ул.


Фикер өстәү