Казанда хатын-кызларның эш урынындагы иминлеген саклау мәсьәләләре каралачак

4 мартта “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә белгечләр эшләүче хатын-кызларга гарантияләр һәм ташламалар. шулай ук аларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Онлайн-очрашуда Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов катнаша.
Белгечләр производствода бәхетсезлек очракларына һәм һөнәри авырулар статистикасын барлаячак, нинди очракларда эшләүче хатын-кызларның хокуклары кысылырга мөмкин булуы, эш урынындагы иминлек буенча норматив-хокукый актларны камилләштерү ягыннан профсоюзларның ниндирәк тәкъдимнәрен кертүләре турында сөйлиячәк.

Онлайн-очрашу Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегенең инстаграмдагы аккаунтында (erpomogaet16) туры эфирда булачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Экспертлар бер сәгатьлек эфир тәмамланганнан соң әлеге тема буенча республикада яшәүчеләрдән алынган мөрәҗәгатьләрне караячак.
Тематик кабул итүгә язылып куярга була.

Очрашуда катнашучыларга 8 843 238 1000 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү