Балалары 1 нче сыйныфка баручы әти-әниләрдән гаризалар кабул итү башлана

1 апрельдән балалары 1 нче сыйныфка баручы әти-әниләрдән гаризалар кабул итү башлана.

Мәктәпкә язылу ике өлештән торачак. Беренчесе, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләргә һәм өстенлеккә ия булучыларга кагыла. Алар 1 апрельдән 30 июньгә кадәр гариза тапшырырга тиеш. Икенчесе, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүчеләр өчен. Андыйларга гаризаны 1 июльдән тапшырырга кирәк. Урыннар калган очракта бала шул мәктәптә укый алачак. Кабул итү буш урыннар беткәнче, 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү