ИКЕА Россиядә һәм Белоруссиядә эшен туктата

Украинадагы хәлләр белән бәйле рәвештә ИКЕА Россия белән Белоруссиядә үз эшчәнлеген туктата, диелә компаниянең матбугат релизында.

«ИКЕА Төркеме Россиягә һәм Белоруссиягә барлык экспортны һәм импортны туктатырга карар кылды», — диелгән хәбәрдә.
Шулай ук компания Россия территориясендә җитештерүне вакытлыча туктата.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү