Гранты бар. Татарча китаплар булмавы начар

Авыл кешесе үз теләге белән килсен өчен китапханәләр менә шундый булырга тиеш – Балтач районының Смәел авылы китапханәсен күргәч, күңелдә туган беренче фикер бу. Китап укучылар юк инде ул, дип зарланып,  үткән гасырның 60–80 нче елларында китапханәләр гөрләп тора, кеше чират торып китап укый иде, дип, үткәннәрне сагынудан мәгънә юк. Әлеге авыл китапханәчесе Гөлфинә Әхмәдиева кебек, булган һәр мөмкинлектән файдаланырга, тәвәккәлләргә генә кирәк. 20 ел эшләү дәверендә әнә шуңа ышанган ул.

– 2018 елда без республикада үткәрелүче конкурста катнаштык һәм «Иң яхшы авыл китапханәсе» дигән номинациядә җиңеп, 100 мең сум акча оттык, – ди Гөлфинә. – Бу акчага китапханәгә зур телевизор, принтер, мебель алдык. Бер җиңгәч, тагын катнашасы килә башлады. Республика грантын отарга иде, дип хыялландык. Тик бу конкурста катнашу өчен тиешле шартларны үтәргә кирәк, ә алары безнең көчтән генә килә торган  түгел иде.

Әмма, бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, диләрме әле? Үткән гасыр урталарында төзелсә дә, чоры өчен генә түгел, бүген дә мәһабәт бина булып, колонналары белән кукраеп утыручы Смәел авылы мәдәният йортына 2020 елда капиталь ремонт үткәрелә. Шул чакта китапханә өлеше дә заманчага яңартыла. Грантта катнашуның төп шарты – китапханә яңартылган, ремонтланган, заман таләпләренә җавап бирергә тиеш була. Гөлфинә инде бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Үткән ел алар әлеге мәртәбәле грантны ота – китапханәгә 2,5 миллион сумлык сертификат бирелә. Бу суммага компьютерлар, мультимедиа җиһазлар, мебель, балалар өчен интерактив идән, ноутбук, принтерлар, интерактив такта һәм 1971 китап, заманча әдәбият комплектлары, энциклопедияләр кайтарыла.

– Әлеге грантны оту өчен бик күп хезмәт куйды. Безнең иң тырыш, булдыклы китапханәчеләребезнең берсе ул, – ди Гөлфинә турында район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Резидә Зарипова. – Бик күп чаралар үткәрә. Ковид белән бәйле тыюлар чорында ул авыл тарихын, аның кешеләрен, көнкүреш гореф-гадәтләрен  чагылдырган ике дистәдән артык видеоязма төшерде һәм туплады. Алар бик бай мәгълүматлы һәм китапханәгә килгән һәркем кызыксынып карарлык. Инде кайтарылган заманча җиһазлардан да оста файдалана. Иҗади эшли белүе белән аерылып тора. Бу яңалыкларның нәтиҗәсе дә без көткәнчә булыр дип ышанабыз.

Без барган көнне китапханәгә заманча мебель кайткан, алар әле җыйналмаган иде. Әмма инде кайтарылган заманча җиһазлар барысы да «эшкә җигелгән» һәм алар балаларда да, өлкәннәрдә дә бердәй кызыксыну уяткан булып чыкты.

– Балалар мәктәптән кайтышлый ук керә, кичләрен тагын җыйналып киләләр. Аларны бигрәк тә интерактив идән, интерактив такта, интерактив уеннар җәлеп итә. Берсеннән-берсе матур, сыйфатлы өр-яңа китапларны, бигрәк тә энциклопедияләрне күп сорыйлар. Яшьләр дә килә. Алар өчен дә кызыклы китаплар күп. Әлегә өлкәннәр  дә бик кызыксына. Тик алар барысы да татарча китаплар сорый. Кызганычка, безгә бирелгән яңа китаплар арасында татарча китаплар юк, – ди Гөлфинә.

Гаҗәп, шулай бит? 1971 китап арасында бер генә данә дә татарча китап булмавы, чыннан да, гаҗәп. Аптырагач: «Сез әллә Россия грантын оттыгызмы?» – дип кабатлап сорадым. Ялгыш аңлаганмындыр дигән өмет кенә акланмады. Хәер, барысы да әйбәт  булса, безнеңчә буламыни инде ул? Бер мичкә балга бер кашык дегет салмый калып була димени? Өстәвенә үзебез үткән ел  Телләрне үстерү елы дип шау килдек. Шушы кадәре эшләнгәч, чеп-чи татар авылына, һич югы яртысына, татарча китаплар кайтарту бер генә кешенең дә башына килмәдеме икәнни?! Балалар өчен дә татарча китаплар бик кирәк ләбаса.

Хәер, монысы төзәтеп булмаслык хата түгелдер. Әлегә яңа китаплар киштәләргә тезелмәгән. Аларның бер өлешен булса да татарчага алыштыру хәл итмәслек проблемадыр дип уйламыйм. Мөгаен, теләк кенә кирәктер.

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү