Өйдән-өйгә китап илтүче китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова: «Ял көне дип тормыйм, берәүгә дә каршы килмим»

Укысыннар гына! Баулы районының Татар Томбарлысы авылы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова өчен китапны өйдән-өйгә йөреп укытуның бер авырлыгы да юк. Иң яшь абунәчесенә – 2, иң олысына – 82 яшь. Китапханәгә гаиләләре белән йөрүчеләр дә бар. Баулыга баргач, китапханәченең тәҗрибәсен үзебез күреп кайттык.

Туган тел хакына…

Авылда китап белән дуслык бетмәгән әле. Әнә ялгыз яшәүче 70 яшьлек Әмирҗан абый Моратхуҗин китапханәгә көн саен эшкә йөргән кебек бара. Иртүк сәгать 7дә китапны кулына алган була инде ул. Күпбалалы Мустаевлар гаиләсе дә атна саен  йөрергә ияләнгән. 82 яшьлек  Венера әби Гыйлаҗева да өйдә генә утыра торганнардан түгел. Китап укымыйча түзә алмыйм, ди. Үзләре килә алмаганнар да игътибардан читтә калмый.

Дүрт баласын ияртеп, китапханәгә йөргән Зөлфия Мустаева милли җанлы булып чыкты. Әлегә ул декрет ялында, белгечлеге буенча – хисапчы. Татар авылы булса да, сабыйларның теле русча ачылу, бакчада үзара шул телдә сөйләшүләре борчый аны. Татар телен авыррак өйрәнүләрен дә яшерми. Шуңа күрә атна саен китапханәгә бармыйча калмыйлар. Кичке якта балалар инде китап дөньясына чума. Андагы маҗаралар белән яши башлыйлар. Эльвира апалары бәйрәмгә дә чакырып тора икән.

– Балаларда кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Кич хикәяләр, әкиятләр укыйбыз. Ике яшьлек Мәрьямебез китап укымыйча йокларга ятмый. Китапханәгә барыйк, дип кенә тора. Әле күп сүзләр белми, өйрәнә. Иң олысы Азалиягә – 10 яшь. Үзем дә китап укырга бик яратам. Китап кибетенә йөрибез, бергәләп сайлап алабыз. Өйдә китапханәбез бар. Ай саен берничә китап булса да сатып алабыз. Укыгыз дип әйтеп торам, – ди Зөлфия.

«Укучы зәвыгын беләм»

– Унбер ел эшлим, китапханә икенче өемә әйләнде. Авыл халкының нәрсә укырга яратканын яхшы беләм. Төрле яшьтәге китап укучылар белән аралашу ошый миңа.  Китап бирү генә түгел, клуб хезмәткәрләре белән төрле чаралар үткәрәбез. Бакчага,  мәктәп укучылары янына барабыз. Өлкәннәрнең өенә дә китап илтәм. Арада йөри  алмаучылар да бар. Берсен дә рухи азыктан нәүмиз итәсем килми. Ике-өч көннән укып бетергәч, тагын кирәк, дип шалтыраталар. Ял көне дип тормыйм, берәүгә дә каршы килмим, – ди сөйкемле сөякле Эльвира. – Китапханәгә 20ләп газета-журнал килә. Пенсионерларга бушлай, башкаларга берничә көнгә түләүле итеп бирү мөмкинлеге бар. Яңа китаплар тәкъдим итәбез, төрле темага очрашулар, бәйрәмнәр уздырабыз. Соңыннан бергәләп чәй эчәбез. Йөзең якты булса, кирәкле мәгълүматны бирсәң, һәр кеше риза булып китә. Әгәр, мин белмим, вакытым юк, бүген түгел, иртәгә, дисәң, ишекне ачып керүче дә булмас иде. Авылны, китапханәне яратканга, эшем бара. Район, республика бәйгеләрендә дә катнашырга тырышам. Күптән түгел 100 мең сум грант оттым, әлеге акчага яңа шкафлар сатып алдым, яңа челтәрләр элдем. Кешене җәлеп итү өчен матурлык та мөһим.

Эльвира иң тугры абунәчесе  Әмирҗан абыйны да искә төшермичә калмады. Ул бер көн килми башласа, әллә авырып киткәнме икән, дип борчыла башлый икән. «Узган ел ике атнага Кырымга ял итәргә киттем. Почта хезмәткәренә, газеталарны өйгә кертерсең, дип әйтеп калдырдым. Әмирҗан абый, безгә килеп, барлык газеталарны да укып барган. Аңа бөтен яңалыкны газетадан белергә кирәк. Көнендә укымаса, икенче-өченче көнне аңа ул кирәк түгел», – ди Эльвира Әхмәтҗанова.

«Безне дә онытмый»

Кечкенәдән китап белән «җенләнгән»нәр картлык көнендә рухи азыксыз тора алмый. Әлбәттә, андыйлар рухи азыкны интернеттан да, телевизордан да эзләми.

Ризидә апа Бәдриева авыл мәктәбендә 46 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан. Аңа – 77 яшь. Россиянең атказанган укытучысының күпне белү теләге әле дә кимеми. Тик тезләре авырткач, бик йөри алмый шул.

– Элек китапханәгә үзем бара идем. Хәзер Эльвира китерә. Минем укучым ул. Сораган китабым китапханәдә булмаса, аптырап тормый, районныкына барып алып кайта. Ни арада өлгерәдер, шаккатам. Мәктәптә эшләгәндә, барлык әдәби кичәләрне үткәрә иде. Берсендә балалар китапханәгә ашыга. Фәнис Яруллинның кичәсен оештыра икән. Хәзер дә кечесен дә, олысын да җыеп тора. 24 ел каенана белән яшәп, соңгы елларда аны тәрбияләде. Аркасына күтәреп, мунчага алып керә иде хәтта. Андый киленнәр сирәк. Игелеге һәркемгә дә җитә аның, – дип мактый мөгаллимә укучысын.

Ризидә апа соңгы вакытта Әмирхан Еники әсәрләрен кабат укып чыккан, Һади Такташ шигырьләрен искә төшергән. 65 яшьлек Расиха апа Сафиуллина исә Мәдинә Маликова, Зифа Кадыйрова әсәрләрен яратып укый икән.

– Бик әйбәт китап булса, көнгә икене дә укый алам. Җәй көне бакча эшләре белән мәшгуль. Яңгырлы көннәрдә кулдан китап төшми инде. Интернетта утырган юк. Кино карауга караганда, күбрәк китап укуны яратам. Файдасы да зур. Хәтерне яхшырта. Яшь чактан ук килә бу гадәт. Һөнәрем буенча укытучы булсам да, хисапчы булып эшләдем. Эльвира күршедә генә яши, шуңа күрә китапларны үзе алып кайтып бирә. Аңа рәхмәт, укыйбыз. Эльвира кебек китапханәчеләр булганда, без китап укудан туктамабыз, – ди Расыйха апа.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Фикер өстәү