Күршеләрен янгыннан коткарган 4 баланы бүләкләделәр

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында «Кайнар йөрәк» илкүләм бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел бу исемгә Балтачта яшәүче дүрт егет лаек булды. Алар күршеләрендә янгын чыккач, утны сүндерергә ярдәм иткән.

Бертуган Ильяс һәм Илназ Ибраһимовлар, Йосыф Вәлишин һәм Кәрим Йосыповны Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та котлады.  Геройлар үзләре белән таныштырдылар һәм министрга кызыксындырган сорауларын бирделәр.

– Алар – чын геройлар. Батырлыклары һәм тырышлыклары белән зур бәлане җиңеп чыгарга булыштылар, коткаручыларга, янгын сүндерүчеләргә ярдәм иттеләр. Мондый гамәлләр күләгәдә калырга тиеш түгел. Нәкъ менә алар – безнең республиканы, илебезне көчле итүче, ныгытучы яшьләр, – диде Тимур Сөләйманов.

Министр әйтүенчә, чын, рухи тәрбия гаиләдән башлана. Шәфкатьле һәм батыр балалар тәрбияләгәннәре өчен ул яшь геройларның әти-әниләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Очрашуга әти-әниләр үзләре дә чакырылган иде.

– Мондый әйберне күз алдына да китермәгән идек. Безнең балаларыбызны геройлар итеп күргәнегез өчен, зурлап чакырганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Һәр әти-әни үз баласын әйбәт булсын, кешеләргә булышсын, кайгыларына битараф булмасын дип тәрбияли. Иң мөһиме – кеше булып калсыннар, – диде Ильяс һәм Илназ Ибраһимовларның әнисе Лилия ханым.

                                                                                                    Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү