Төркия туристларны ПЦР-тестларсыз кабул итә

Төркия Эчке эшләр министрлыгы илгә керү өчен яңа шартлар игълан иткән: Төркия ковидка кадәрге чор кагыйдәләренә тулысынча кире кайта. Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләргә 1 июньнән Төркиягә бару өчен фәкать чит ил паспорты гына кирәк булачак.

Эчке эшләр министрлыгының яңа документында әйтелгәнчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы хаты нигезендә, Төркиягә керү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. “2022 елның 1 июненнән башлап, Төркиянең барлык чик буе пунктлары аша керүчеләрдән илгә керергә кимендә 72 сәгать кала ясалган ПЦР-тест яки 48 сәгать кала ясалган антигеннарга экспресс-тест нәтиҗәләре таләп ителми”, – диелә документта.
Шулай итеп, Төркия 1 июньнән ковидка кадәрге чор кагыйдәләренә кире кайта.


Фикер өстәү