Владимир Путин күп балалы гаиләләргә һәм герой-аналарга яңа түләүләр билгеләргә тәкъдим иткән

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә түләү системасын яңартырга тәкъдим иткән. Бу хакта Президентның “Ата-ана даны” орденына ия булучылар белән үткәрелгән видеоконференциясендә мәгълүм булды, дип яза “РИА Новости”.

Дәүләт башлыгы чарада катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлап, әлеге категориягә керүчеләргә акчалата түләү мәсьәләсен игътибарга алган. Аның әйтүенчә, орден өчен 100 мең сум бирү күздә тотылган. Әмма әле тагын шундый ук исемдәге медаль дә бар. Ә аңа бернинди дә акчалата бүләк каралмаган.
“Медаль өчен бер тапкыр 200 мең сум түләү билгеләргә тәкъдим итәм. Ә инде “Ата-ана даны” орденын тапшырганда, 100 мең сум урынына бер тапкыр 500 мең сум бирү максатка ярашлы булыр дип уйлыйм”, – дип белдергән Владимир Путин.
Президент телгә алып үткән орден һәр ел саен, илнең төрле төбәкләрендә яшәп, 7 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче берничә гаиләгә тапшырыла. Ә инде медале белән 4 балалы ата-аналар бүләкләнә.


Фикер өстәү