Рөстәм Миңнеханов, Николай Патрушев һәм Игорь Комаров Бакырчы авылында күпфункцияле үзәк белән танышты

Рөстәм Миңнеханов, Николай Патрушев һәм Игорь Комаров Тәтеш районы Бакырчы авылында күпфункцияле үзәк эше белән танышты.

МФЦ бинасында авыл җирлеге советы һәм башкарма комитеты, Мәдәният йорты, Бакырчы авылы тарихы, хезмәт һәм сугыш даны музее урнашкан.

Музей гомуми мәйданы 40 кв метр тәшкил иткән бер залдан тора. Экспонатлары авылның тарихи юлы, күренекле кешеләре, авыл халкының көнкүреше, аның Бөек Ватан сугышына керткән өлеше, сугыш кырларындагы каһарманлыгы турында сөйли.
Хәзерге вакытта стендлар эшләү төгәлләнеп килә.


Фикер өстәү