Ләйлә Фазлыева «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшырды

Хөкүмәт Йортында талантлы балалар кунак булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшырды.

Быелгы фестивальнең барлык этапларында 64 меңнән артык кеше катнашты. Зона сайлап алу турлары Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Чистай, Арча, Лаеш, Яшел Үзән һәм Казанда узды. «Созвездие – Йолдызлык»ның суперфиналы 9-13 апрель көннәрендә узды, анысында 6 меңгә якын кеше, шул исәптән, Россия төбәкләреннән – Мәскәү, Әстерхан һәм Самара өлкәләреннән, Башкортстаннан, Мари Иленнән, Чуашстаннан килгән коллективлар да катнашты.

Җиңүчеләрне котлап, Ләйлә Фазлеева фестивальдә катнашучыларның үзләренең генә түгел, ә аларның әти-әниләре, әби-бабайларының да зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Сез – безнең канатлар. Сезнең кебекләр булганда без чыннан да оча алабыз. Без сезнең белән горурланабыз. Кайчагында сезне бераз ачулансак та, барыбер сезнең белән горурланабыз!», – диде Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановнең Балаларны яклау көне уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде.


Фикер өстәү