Төркиягә “Спутник V” прививкасын ясатучылар гына кертелә

Төркия Россия туристларын кертү кагыйдәләрен үзгәрткән. Хәзер илгә фәкать “Спутник V” прививкасын ясатучылар гына ПЦР-тест узмыйча керә ала. Бу хакта Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) хәбәр итә.

“Төркия Республикасы, 14 сентябрьдән башлап, Россия вакциналары арасыннан фәкать “Спутник V” вакцинасы белән прививка ясатучыларны гына кабул итә. Шул ук вакытта соңгы укол илгә керергә ким дигәндә 14 көн кала ясалган булырга тиеш”, – диелә АТОР хәбәрендә. “ЭпиВакКорона” һәм “КовиВак” препаратлары белән вакцинацияләнүчеләр ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсен (Төркиягә кергәнче ким дигәндә 72 сәгать кала ясатылган булырга тиеш) яки антигенга тест нәтиҗәсен (илгә керергә ким дигәндә 48 сәгать кала ясатылган күрсәтергә тиеш. Вакцинация сертификатының, чит ил паспорты мәгълүматлары, шулай ук QR-код белән инглиз телендә тутырылган булуы кирәк.


Фикер өстәү