Чаллыдан бер шәфкать туташы коронавирустан прививка ясау буенча рекорд куйган

Чаллы шәһәре 9 нчы поликлиникасының процедуралар бүлеге шәфкать туташы бер көн эчендә 120 кешегә “Спутник V” вакцинасы белән прививка ясаган. “Наталья Владимировна Просвирина Covid-19 инфекциясенә каршы 120 прививка ясады, шуның 60ы – “КамАЗ” предприятиесенең “Пресс-рам” заводы, 60ы – “Челныводоканал” хезмәткәрләренә”, – дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, Татарстан өчен үзенә бер рекорд бу. Шәфкать туташлары көненә уртача 63 укол кадый.
Наталья Просвирина автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүчеләргә 5 нчы хастаханәдә беренчеләрдән булып коронавирустан вакцина ясый башлаган. Зур эш тәҗрибәсенә ия: 23 ел прививка ясый икән ул.
“Без прививка ясап кына калмыйча, үзебезгә килүче кешеләрнең сорауларына җаваплар да бирәбез, вакцинациянең мөһимлеген аңлатабыз. Соңгы ике атнада коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга теләүчеләр тагын да күбәйде. Әлбәттә, сөендерә бу! Без шул рәвешле миллионнарча кешеләрнең тормышын саклап калабыз бит!” – дип сөенә ул.
Сүз уңаеннан, Татарстанда әлегә барлыгы 61 108 кеше прививка ясаткан. Шуның 10 208е инде икенче тапкыр укол кадаткан. Республикага барлыгы 94 822 кешегә җитәрлек “Спутник V” вакцинасы кайтарылган. Атна ахырында киләсе партиясе көтелә.


Фикер өстәү