Артур Исламов һәм Эльза Заяри Татарстан буенча гастроль турын башлый

1 марттан Эльза һәм Артур Исламовларның республиканың шәһәрләре һәм районнары буенча гастрольләре башлана.

Алар тамашачыга «Бер сулышта» дигән программа тәкъдим итәчәкләр. Җырчылар тамашачыга татарча әсәрләрне башкаруның «кроссовер» дигән яңа стилен күрсәтәчәк. Бу – бер җырда берничә жанрны куллануны аңлата.
«Программаның уникальлеге — берничә музыкаль стильнең бергә үрелеп баруында. Универсаль башкаручылар буларак, без классиканы да, рок композицияләрен, совет чорында популяр эстрада җырларын да башкара алабыз», — диде Артур Исламов.


Фикер өстәү