27 ел Донбасста яшәгән Зөлхәбирә һәм Хатамьян Сабировлар: «Туган якка кайтуыбызга сөенеп бетә алмыйбыз»

Кемгә тия әле бу бәхет?
Кукмара районының Адай авылыннан Зөлхәбирә һәм Хатамьян Сабировлар гаиләсе өчен гыйнвар ае аеруча истәлекле, чөнки ул аларга ел саен яшьлек туйларын хәтерләтеп тора. Менә инде алар алтмыш ел бер сукмактан атлый. Ә мондый бәхет кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Аны матур итеп, сынатмыйча яши белү – үзе зур мәртәбә!

Зөлхәбирә
Зөлхәбирә апа тумышы белән Аш-Буҗи авылыннан. Ә Адайда ул беренче хезмәт юлын башлап җибәргән. Авылга килгән чибәр кызны читкә җибәрәләрме соң?! Юк, әлбәттә, эшли башлаганына ике еллап вакыт узгач, бригадир егет белән кавышып, Адай килене булып куйган.
Зөлхәбирә апа тормыш йомгагын ерактан, балачак истәлекләреннән сүтә башлады. Кызганыч, аңа бу якты дөньяда әтисе белән күрешү язмаган, сугыш дигән афәт биш сабыйлы гаиләне ятим иткән.
Зөлхәбирә апа Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Белем алуга күңел генә түгел, әти сугышта катнашкан өчен бирелә торган ун сум акча да тарткандыр инде, ди ул.
«Заманасы өчен бик күп акча иде бит, бер ипи 16 тиен торды», – дип сүзгә кушыла Хатамьян абый.
Кыз кечкенәдән рус телен яратып өйрәнә. Әлеге фәнгә мәхәббәте киләчәк тормышында да ярап куя. Мәктәпне тәмамлагач, ул Адайдагы уку йортына (изба-читальня) эшкә урнаша.
«Чит авыл, ят кешеләр – барысы да мине күзлидер кебек, оялам, куркам… Кич белән уку залына ап-ак онга буялган бер абзый килеп керде. Бөтен кеше, нәрсә булыр икән, дип аны күзәтә. Ә ул шигырь сөйли башлады, сөйли дә сөйли, һич туктарга уйламый. Мин дә ни әйтергә белми торам. Шул чак мәрхүм Нургали: «Ярар, Әрхәм абый, җитеп торыр», – дип, җайлап кына алып чыгып китте. Соңыннан бу кешенең тегермәнче икәнлеге, китап укырга яратуы турында белдем. Шулай итеп, аның минем белән танышуы булган. Ул вакытта кешедә телевизор юк, авыл халкы уку залына яратып йөрде. Кич белән озын өстәл янына тезелеп утырып, китап, газета-журналлар укыйлар, аннан өстәл-урындыкларны җыеп бии башлыйлар, тик урыны гына кысан иде. Шуннан соң авыл яшьләре белән иске кәнсәләр урынында (хәзерге Газинур Галимҗановлар нигезе) клуб салырга уйладык. Ул вакытта матур гына гәүдәле, булдыра торган егет Хатамьян бригадир иде. Искедән генә булса да клуб төзелде. Мәрхүмә Минзифәттә, Саимәләрне җыештыручы, ягып-җылытучы итеп билгеләделәр. Өчебез бу йортның түшәменә балчык салдык, обойлар ябыштырдык. Нинди авыр эш бит, нишләп Хатамьяннан булышырга кеше сорамаганбыздыр?! Клуб булгач, тормыш җанланды, артистлар килә башлады, тик обойларыбыз гына кеше өстенә кубып-кубып төште. И-и, оялдык инде…» – диде әңгәмәдәшем, яшьлек хатирәләрен яңартып.

Хатамьян
Хатамьян абый исә унбер балалы гаиләдә алтынчысы булып дөньяга килә. Аның балачак хатирәләрен дә ачлык-ялангачлык, авыр тормыш турындагы истәлекләр алып тора. Язын кар бетәр-бетмәс, яланаяк килеш басуга өшегән бәрәңге җыярга йөргән чаклары, аннан әнисенең күмер өстендә әвәләп, валма, зур казанда күп итеп кычыткан ашы пешергән вакытлары бер-бер артлы хәтерендә яңарды.
«Башлангыч сыйныфны тәмамлаганнан соң, Зур Сәрдектә бер ел укып калдым, мөмкинлекләр юк иде: аякта чабата, өс-баш сәләмә… Кыш көне Бөр елгасы буйлап үзебез ясаган тимераякта җилдерәбез, мәктәпкә барып җиткәнче, бөтен киемнәр катып бетә, суыктан битләр кызышса, уып җибәрә идек. Гыйльмөхәммәт абый Нуриев авылда бригадир булып торды, икенче елны ул мине ат җигәргә куйды, аннан соң урман кисәргә Нократ ягына җибәрде. Бер кышны Кенәбаш урманына җиде мәртәбә бардым, шуның өчесен – җәяүләп, дүрт тапкыр – ат белән. Анда әз-мәз акча түлиләр иде. Ә армиягә киткәндә – бригадир ярдәмчесе, аннан кайткач, бригадир булдым», – диде ул.

Чемодан… һәм Донбасс
Сабировлар гаиләсенең 27 ел гомере Донбасс яклары белән бәйле. Бирнәгә килгән чемодан анда барырга сәбәпче була.
«Безнең әти итек баса иде. Бер елны Зөлхәбирәнең мәһәргә килгән чемоданына итек салып, Донбасста яшәүче Хөсәен абыем янына итек сатарга киттем. Ул бик яхшы каршы алды, күп итеп күчтәнәчләр төяп җибәрде. Тик поездга билет алуы бик читен, вакыты килеп җиткәч кенә саталар, җитми кала иде. Шуннан чемоданны бер ышанычлы кебек күренгән хатынга калдырдым да билет алырга киттем. Тагын билет алмыйча калдым, җитмәсә, кире килгәндә чемодан һәм әлеге хатыннан җилләр искән иде. Милициягә хәбәр итеп, алар мине поездга утыртып җибәрде. Ә билет акчасына яңадан күчтәнәчләр алдым», – диде Хатамьян абый.
«Кайткач ялганлый белде ул мине, чемоданны калдырып кайттым, Донбасска китәбез, диде», – дип елмая Зөлхәбирә апа.
Чемодан исә аңа бик кадерле, абыйсының армиядән алып кайткан истәлеге була. Ул вакытта беренче балалары Рамилгә – бер яшь, өстенә киертергә кием булмый, суык вакыт. Җилкәсеннән аркасына таба иске шәл бәйләгән малайның Нократ Аланы вокзалында йөгереп йөргәне әле дә хәтерендә өлкәннәрнең. Инде ул малайга да 60 яшь тула икән.
Донбасска барып урнашу белән Хатамьян абый шахтада эшләргә гариза яза. Аны звено җитәкчесе итеп билгелиләр, егетләр эшкә каты була, беренчелекне бирмиләр.
Хатамьян абыйның исәпләүләре буенча, ул Донбасста яшәгән 27 ел эчендә 300 мең тонна күмер чыгарган икән, ягъни 50–60ар тонналы 6 мең вагон.
Донбасс җирләрендә гаиләләре тагын да тулылана: кызлары Резидә, уллары Рафаэль туа.
«Без антрацит дигән иң кыйммәтле, ялтырап торган күмер чыгардык. Борау белән ике метр тишәбез дә шунда су җибәрәбез, зур чүкечләр үзләре генә дә ун килограммлы иде. Донбасста Татарстаннан килүчеләр байтак булды. Татарларны хезмәт сөючән дип хөрмәт иттеләр, хәтта татарлардан гына торган аерым бригадалар оешты. Тик барысы да уңай гына бармый, шахта ишелеп, күңелсез хәлләр дә булгалады. Бер елны безнең белән эшли торган егет участок начальнигы белән читтән торып белем алдылар, имтихан тапшыру өчен 40 чакрым барырга кирәк иде», – дип сөйли шахтер. Әмма егет икенче көнне йоклап калган, ә начальник шул вакыт авариягә очрап һәлак булды. Хезмәттәшебез йоклап калганына сөенде инде, тик ике көннән соң ул да шахтада басылды.
«Хатамьян турында бригадирлары: «Ул бит өч кеше урынына эшли», – дип әйтә иде. Батыр, кыю йөрәкле булды, курыкмады, кулыннан эш килде. Безнең өйдәге өстәл-урындык, шкаф һәм башка җиһазларның берсе дә сатып алынмаган, ә Хатамьянның хезмәт җимешләре. Тормышта төрле хәлләр була. Шагыйрь әйткәнчә: «…менә әле бүген дә торам капка төбендә, ул тузына тегендә». Шундый вакытларда сабыр итәргә, бер-береңә юл куярга кирәк», – диде Зөлхәбирә апа.
Лаеклы ялга чыккач, Сабировлар туган якларына кайтып урнашырга уйлый. Гомер иткән җирләреннән аерылу моңсу булса да, бирегә кайтканнарына сөенеп бетә алмыйлар: динне өйрәнү өчен мөмкинлекләр ачыла, мәдрәсә тәмамлыйлар. Бүген Донбасста якыннары калмаган: уллары Рамил Курск өлкәсенә күченгән, кызлары Резидәнең гаиләсе дә Адайга кайтып төпләнгән, Рафаэльләре исә Казанда яши. Балалар әти-әниләренең йортына эзләрен суытмыйлар.

Ризәлә Корбанова.
Кукмара


Фикер өстәү